Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиядә Чәк-чәк бәйрәме үтте

2008 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумында дөньяның татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә Чәк-чәк бәйрәме үткәрергә карар ителгән иде. Бу бәйрәм инде матур гадәткә әйләнеп бара, чираттагысы менә Балтыйк буенда үтте.

27 ноябрь көнне Ригада үткән Чәк-чәк бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.

Быелгы Чәк-чәк бәйрәмен чын мәгънәдә Балтыйк буе илләре бәйрәме дип тә атап була, чөнки Эстония һәм Литвадан килгән дусларыбыз анда катнашып кына калмыйча, турыдан-туры бәйрәмне оештыруда да булыштылар. Бу илләрдә әүзем татар яшьләре күп түгел, шулай да без уртак тырышлык белән гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауда татар яшьләрендә кызыксыну һәм үсешкә омтылыш булдыруда нәтиҗәгә ирешербез дип өметләнәбез.

Кунаклардан төрле милләт һәм җәмгыять вәкилләре – Латвия милли-мәдәни җәмгыятьләр берләшмәсе рәисе Раффи Хараджанян, Латвиянең рус җәмгыяте рәисе Вячеслав Алтухов, Латвиянең яһүд җәмгыяте вәкиле Нэлия Хакель, Латвиянең молдаван җәмгыяте Георгий Тофан, «Единый вестник» иҗтимагый-публицистик журналы мөхәррире, сугыш ветераны Евгений Чигвинцев бар иде. Аларның чыгышлары шигырь һәм җырларга үрелеп барып, бәйрәмгә күңеллелек һәм ямь өстәде.

Латвиядә чәк-чәк бәйрәме үтте

Алып баручылар – Элина Усейнова (Латвия) и Самат Сабиров (Эстония)
1/13 Алып баручылар – Элина Усейнова (Латвия) и Самат Сабиров (Эстония)
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Бәйрәмгә килгән кунаклар
2/13 Бәйрәмгә килгән кунаклар
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Беларус кунаклары Эльвина Ансафова һәм Гөлсинә Аброскина
3/13 Беларус кунаклары Эльвина Ансафова һәм Гөлсинә Аброскина
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Эстония делегатлары – Эльмира Прокуророва, Кадрия Гәрәева
4/13 Эстония делегатлары – Эльмира Прокуророва, Кадрия Гәрәева
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
«Чишмә»  ансамбле чыгышы
5/13 «Чишмә» ансамбле чыгышы
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Георгий Тофан (молдаван җәмгыяте рәисе), Зөфәр Зәйнуллин («Чишмә» Латвия татар-башкорт җәмгыяте рәисе), Олег Шәрипов («Чишмә» җәмгыяте рәисе урынбасары)
6/13 Георгий Тофан (молдаван җәмгыяте рәисе), Зөфәр Зәйнуллин («Чишмә» Латвия татар-башкорт җәмгыяте рәисе), Олег Шәрипов («Чишмә» җәмгыяте рәисе урынбасары)
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Чехия кунаклары – Рәшид Хәсәнов и Данис Сафиуллин
7/13 Чехия кунаклары – Рәшид Хәсәнов и Данис Сафиуллин
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Литва вәкилләре – Әлифә Хәмзина (Клайпеда) һәм Мария Мейшутович (Вильнюс)
8/13 Литва вәкилләре – Әлифә Хәмзина (Клайпеда) һәм Мария Мейшутович (Вильнюс)
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Венера Альбрехте (Латвия)
9/13 Венера Альбрехте (Латвия)
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Лилия Газишина (Латвия) җырлый
10/13 Лилия Газишина (Латвия) җырлый
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
Лилия Газишина Һәм Мәрьям Кулина (Латвия)
11/13 Лилия Газишина Һәм Мәрьям Кулина (Латвия)
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
«Туган тел» җырын башкару
12/13 «Туган тел» җырын башкару
27 ноябрь көнне Ригада үткән “Чәк-чәк” бәйрәменә Европаның төрле шәһәрләреннән килгән татарлар җыелды. Үткән елгы бәйрәм белән чагыштырганда, бу юлы төрле милләттән булган кунаклар да, төрле шәһәр һәм илләрдән килеп, әүзем катнашучылар саны да артканы күренде. Быелгы бәйрәмдә күрше дусларыбыз – Литва, Эстония татарлары гына түгел, Беларус, Чехия татар яшьләре дә катнашты.
13/13

Previous slide
Next slide

Бәйрәм концерты Литва, Эстония, Беларустан килгән җырчылар башкаруындагы татар җыр-көйләренә, татарча дәртле биюләргә бай иде. Концерт бергәләп «Туган тел» җырын җырлау белән тәмамланды, соңыннан кунакларга тәмле татар ризыклары тәкъдим ителде. Бәйрәмдә катнашучылар бер-берсе белән танышып, кызыклы итеп аралашты.

Мондый чараларның зур өстенлеге шунда: яшьләр татар халык ашлары белән кызыксына, аларны пешерергә өйрәнә. Латвиядә яшәүче өлкән буын ярдәме белән, бәйрәм өстәленә чәк-чәкне нәкъ менә яшьләребез ясады, моның өчен аларга рәхмәтебезне белдерәбез. Кунаклар баллы чәк-чәктән тыш, халкыбызның башка ашлары – бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, кыстыбый белән сыйланды, ә табынның төп ашы – махсус бәйрәм кунаклары өчен казанда пешерелгән пылау булды.

Ризыклардан авыз итеп, төрле милләттән булган кунаклар безнең традицияләребезгә һәм халкыбызга тагын да якынайды. Татар мәдәни кыйммәтләрен башка җәмгыятьләр арасында популярлаштыру – мондый бәйрәмнәрнең төп максатларыннан берсе.

Чит илләрдән килгән дусларыбызга ярдәм һәм булышлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Яшьләр өчен оештырылган мондый бәйрәмнәр киләчәктә тагы да артыр дип өметләнәбез, чөнки шундый һәр вакыйга безнең зур татар гаиләсе үсеше өчен дәрман өсти һәм этәргеч бирә.

Эльвира Хайрова
«Чишмә» татар-башкорт җәмгыяте
www.tatarlar.lv
XS
SM
MD
LG