Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы мәхкәмәсендә Зиннур Әһлиуллинның җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш булган


Зиннур Әһлиуллин. Архив фотосы.
Зиннур Әһлиуллин. Архив фотосы.

Бүгенге утырышта прокурор Әһлиуллинның "урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда", татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче документлар укыган. Активист бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган. Чираттагы утырыш 13 мартта булачак.

Бүген, 5 февральдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсендә татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше белән бәйле чираттагы утырыш узган. Мәхкәмә утырышына Казан, Әлмәт һәм Алабугадан да вәкилләр килгән. Бу хакта үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркемнең Telegram-каналында хәбәр ителде.

Утырышта прокуратура вәкиле Әһлиуллинны "урыс теленә һәм халкына карата милләтара дошманлык һәм нәфрәт уятуда", татар дәүләтчелегенең тарихи фактларын бозуда гаепләүче фактлар, документлар укыган. Бу материаллар белгечләр ясаган нәтиҗәгә нигезләнгән.

Зиннур Әһлиуллин исә тарихчылар һәм лингвистларның нәтиҗәсе белән килешмәгән, бәйсез белгечләрнең өстәмә экспертиза ясавын сораган.

Киләсе мәхкәмә утырышы 13 мартта булачак диелә.

Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

  • Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше Чаллы мәхкәмәсендә 20 декабрьдә карала башлаган иде. Җинаять эше кузгатуның сәбәбе Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясы" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стрим булган. Активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган.
  • "Idel.Реалии" тикшергән материалларга күрә, 11 февральдә аудио-чат үткәрелгән көнне Татарстан прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш кануннары үтәлешен тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналына "керү мөмкинлеге тапкан" һәм "Говорят Аксакалы" дигән тавышлы чатны тыңлап барган. Шул ук көнне прокуратура хезмәткәре тикшерү акты төзегән.
  • "Idel.Реалии" ачыклаганча, әлеге сөйләшү яздырылмаган. Канал администраторы Иршат Хәбиев моны "иминлек" сәбәпле дип аңлаткан. "Кемдер яздыруы мөмкин, сак булыгыз", дип кисәткән ул. Шулай итеп, прокуратура вәкиле әңгәмәне онлайн режимда тыңлаган һәм кулдан теркәп барган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG