Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда социаль челтәрләрдә ЛГБТ байрагын чыгарган ирне кулга алганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Куәт оешмалары вәкилләре социаль челтәрләрне күзәткән чакта Чаллыда яшәүченең сәхифәсендә ЛГБТ байрагы күргән. Бу рәсемдә бер милләткә һәм хакимиятләргә карата сүгенү сүзләре белән фикер дә язылган, анда иң әдәпле сүз - "сабын" дигән сүз булган диелә.

Чаллыда социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ЛГБТ байрагы чыгарган ирне кулга алганнар. Бу хакта "Челнинские известия" яза.

Мәхкәмә аны "экстремист оешма символикасын күрсәтү"дә (Административ хокук бозулар кодексының 20.3нче маддәсе) гаепле дип табып, өч тәүлеккә административ сак астына җибәргән. Ирнең исеме әйтелми.

Гаепләү ягы фаразынча, куәт оешмалары вәкилләре социаль челтәрләрне күзәткән чакта Чаллыда яшәүченең сәхифәсендә ЛГБТ байрагы күргән. Бу рәсемдә бер милләткә һәм хакимиятләргә карата сүгенү сүзләре белән фикер дә язылган, анда иң әдәпле сүз - "сабын" дигән сүз булган диелә.

  • Былтыр ноябрьдә Русиядә "Халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" тыйганнар иде, аңарчы аны хакимиятләр экстремист дип таныды. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала - монысы әйтелмәде. Андый исемле оешма юк.
  • ЛГБТ вәкилләре һәм аларның күп санлы оешмалары җенси азчылык вәкилләренең тигез хокуклылыгы өчен, аларга башка гражданнарга бирелгән кадәр хокуклар бирелүе өчен, кайбер илләрдә аларның эзәрлекләнүенә каршы көрәшә.
  • Русия хакимияте инде озак еллар ЛГБТ кешеләрен дискриминацияли һәм кайбер очракларда эзәрлекли. 2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды.
  • Моның нәтиҗәсендә китап кибетләре һәм китапханәләрдән бер җенесле мәхәббәткә ничек тә кагылган китапларны алып куялар. Фильм, сериал һәм видеоуеннардан бер җенесле мәхәббәт турында өлешләрне кисәләр һәм яшерәләр. 2023 елда Русия хакимияте "ЛГБТ пропагандасы" өчен онлайн-кинотеатрларга штрафлар сала башлаган.
  • Мәхкәмәләр дә "ЛГБТ-пропаганда" турындагы маддә нигезендә эшләр ача, штрафлар бирә һәм хөкем ителгән чит ил ватандашларын Русиядән депортацияли.
  • Былтыр 5 апрельдә Казанда яшь ЛГБТ-пар Гела Гогишвили һәм Һаоян Сюй тоткарланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG