Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның биш блогерына экстремизмда гәепләү белдерелгән


Николай Швецов, Сергей Орлов, Константин Нестеров, Игорь Кучумов һәм Ильдар Габдрафиков жинаять кодексының берничә матдәсе буенча, шул исәптән экстремист эшчәнлеккә һәм экстремист оешмаларга берләшүгә чакыруларда гәепләнәләр.

Тикшерүче Азат Вахитов, гәепләнүчеләр “Уфа губернская” интернет сәхифәсендә Уфа губернасын төзүгә өндәп, Русиянең һәм Башкортстанның конституция төзелешен үзгәртүгә чакырган мәкәләләр урнаштырганнар, дип белдергән.

Хәзерге вакытта гәепләнүчеләр жинаять эше документлары белән таныша.

Бу эшне тикшерү 1 майга кадәр озайтылган. Әгәр дә мәхкәмә гәепләү ягы белән килешсә, Уфа блогерына 5 еллык төрмә җәзасы яный ала.
XS
SM
MD
LG