Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

13:24 25.5.2020

Казанда тагын бер хастаханә коронавирус авыруларын дәвалауга бирелә

Казанда тагын бер хастаханәне коронавируслы авырулар өчен үзгәртәчәкләр. Яңа һоспиталь шәһәрнең 16нчы санлы хастаханәсе нигезендә корылачак. Бу турыда Татарстанның коронавируска каршы көрәш штабы утырышында Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткән.

Моңа кадәр Казанның 2нче санлы шәһәр хастаханәсендә, сугыш ветераннары өчен һоспитальдә, Балалар республика клиник хастаханәсендә һәм Биектау район үзәк хастаханәсендә COVID-19 авырулар өчен урыннар саны арттырылган иде дип искәртә “Бизнес online” электрон газеты.

Жаворонков сүзләренә караганда, COVID-19 белән авыручылар саны ягыннан Татарстан Русиядә 15нче урында тора.

11:23 25.5.2020

Татарстанда COVID-19 тагын 62 кешедә, Башкортстанда 89 кешедә расланган

Татарстанда узган тәүлектә 62 кешедә коронавирус рәсмән ачыкланган. Бу санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Пандемия башыннан республикада барлыгы 2849 кешедә коронавирус табылган. Русия штабы саннарында тугыз кешенең үлеме турында әйтелә, 22 майда Татарстан штабы Казанда унынчы пациентның үлемен хәбәр иткән иде.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 89 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Республикада корнавирус йоктыру очраклары – 2772, барлыгы 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 8 946 кешедә рәсми теркәлгән, 92 кеше үлгән. Эпидемия башыннан Русиядә 353 427 кешедә коронавирус расланган, 3 633 кеше үлгән.

08:31 25.5.2020

25 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 5 миллион 408 меңнән арткан. 345 мең кеше үлгән, 2 миллион 168 мең кеше савыккан.
  • Иң күп кеше авырган илләр: АКШ (1 миллион 643 мең), ​Бразилия (363 мең), Русия (344 мең), ​Британия (260 мең), Испания (235 мең), Италия (229 мең).
  • Тува республика башлыгы Шолбан Кара-оол коронавирус йоктырган. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә. Моның турында җитәкче үз инстаграмында мөрәҗәгатьтә белдергән. Аның сүзләренчә, хастаханәдә башка түрәләр дә ята.
  • Якын көннәрдә Русия төбәкләре яртысынынан күбрәге Роспотребнадзорның чикләүләрне алына башлау өчен критерийларына туры килә. Моның хакта оешма башлыгы Анна Попова белдерә. "44 төбәк чикләүләр алынуның беренче этабына инде бүген яки иртәгә әзер", диде ул.
  • Төркия Русия һәм Германия туристлары өчен чартер очышларны оештырырга әзер. Ил туристик сезонны тизрәк башларга тели, дип белдерде тышкы эшләр министры Мәүлет Чавышоглы. Моңарчы Төркия түрәләре Русия белән очышларны июль аенда торгызырга ниятләнә дип хәбәр ителгән иде.
  • Мәскәү дүшәмбе көненнән чикләүләрдән әкренләп чыга башлый. 25 майдан күп функцияле үзәкләр эшкә кайта, каршеринг эшен торгыза. Чиратта азык-төлек сатмаган кибетләрнең ачылуы тора диелә.
13:21 24.5.2020

Коронавирустан Русиядә бер көндә 153 кеше үлгән

Татарстанда яңа вирус узган тәүлектә тагын 90 кешедә рәсмән расланган, яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Русиянең коронавируска каршы көрәш штабы белдерүенчә, республикада бу куркыныч чирдән барлыгы тугыз кеше үлгән.

Башкортстанда 24 майга барлыгы 2683 кешедә COVID-19 теркәлгән, узган тәүлектә тагын 81 кешедә вирус ачыкланган. Уфа да яңа үлем очракларын белдерми. Эпидемия башыннан республикада коронавирустан рәсмән 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә 8599 кешедә COVID-19 табылган, 153 кеше үлгән. Барлыгы 344 481 кешедә коронавирус расланган, шулардан 113 299 кеше савыккан, 3541 кеше үлгән диелә.

12:13 23.5.2020

Татарстанда вирус тагын 79, Башкортстанда 88 кешедә расланган

Татарстанда яңа вирус узган тәүлектә тагын 76 кешедә рәсмән расланган, яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми. Республикада бу вирусны йоктырганнар саны 2897гә җитте.

Башкортстанда барлыгы 2602 кешедә COVID-19 теркәлгән, узган тәүлектә тагын 88 кешедә вирус ачыкланган. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми.

Русиядә узган тәүлектә 9434 кешедә COVID-19 табылган, 139 кеше үлгән. Барлыгы 335 882 кешедә коронавирус расланган.

12:17 22.5.2020

22 майда онлайн тамашалар

Азатлык пандемия чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры бүген туры эфирда 86нчы театр мизгелен ябу тантанасын (15:30) күрсәтә.

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының Тимергали Кильмөхәммәтовның "Бәхет" спектаклен (17:00) карап була.

Мәскәүдәге "Татар штабы" оешмасы үзенең Instagram-да Монреальда яшәүче, онлайн татар теле мәктәбен оештырган Алимә Сәләхетдинова (16:00) һәм Мордовия татарлары актив әгъзасы Марат Салимов (19:00) белән туры эфир сөйләшүләре уздыра.

Свердлау өлкәсе туган якны өйрәнү музее "Агафуров сәүдәгәрләр йорты. Тарих һәм декор" видеоэкскурсиясен интернерка чыгарган.

Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов "Казан кайный" подкастының 31нче чыгарылышын тәкъдим итә. Алар "Үзизоляциядән соң тормыш бармы?" дигән сорауга җавап эзли.

11:27 22.5.2020

Татарстанда коронавирустан унынчы кеше үлүе хәбәр ителде

Татарстанда яңа вирустан үлүчеләрнең рәсми саны дистәгә тулды. 20 майда 1963 елгы казанлы үлгән. Республикада узган тәүлектә тагын 75 кешедә коронавирус ачыкланган.

22 майга Татарстанда яңа вирус йоктыруның барлыгы 2621 очрагы рәсмән теркәлгән, шулардан 1698 кеше савыккан.

Башкортстанда 22 майга барлыгы 2514 кешедә COVID-19 теркәлгән, узган тәүлектә тагын 90 кешедә вирус ачыкланган. Барлыгы 792 кеше савыккан. Үлем очраклары турында хәбәр ителми. Пандемия башыннан республикада коронавирустан 18 кеше үлгән.

Русиядә узган тәүлектә 8894 кешедә COVID-19 табылган, 150 кеше үлгән. Барлыгы 326 448 кешедә коронавирус расланган, шулардан 99 825 кеше савыккан, 3249 кеше үлгән.

09:15 22.5.2020

22 май иртәсенә төп хәбәрләр:

  • Дөньда вирус йоктыручылар саны 5 миллион 103 меңнән арткан. 332 мең кеше үлгән, 1 миллион 950 мең кеше савыккан.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 577 мең), Русия (317 мең), Бразилия (310 мең), Британия (252 мең), Испания (233 мең), Италия (228 мең).
  • 2020 елда русиялеләрнең реаль керемнәре 3,8%ка төшәчәк. Моны 2020-2023 елларга социаль-икътисади планлаштыруында Икъдисади үсеш министрлыгын фаразлый.
  • Русиядә коронавирустан вакцинаны киң куллану инде июль ахырында мөмкин була ала. Моның турында Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдерде.
  • Коронавирус сәбәпле ябылган Русия театрларында яңа сезон сентябрь аенда башланачак, дип сөйләде мәдәният министры Ольга Любимова. Саклык йөзеннән тамашачыларны шахмат тәртибендә утыртачаклар. Шул ук вакытта билетларга бәяләр артмаячак, дип ышандырды ул. Музейлар үз эшен инде 1 июньнән башлый алачак. Ә менә кинотеатрлар иң соңгы чиратта гына эшли башлаячак. Аларның эшли башлагач нинди фильмнар күрсәтү мәсәләсе дә актуаль.
  • Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров медицина күзәтүендә. Табиблар ул коронавирус йоктырган дип шикләнә.

дәвам

XS
SM
MD
LG