25-26 октябрьдә чехлар яңа парламент сайлый. Элекке парламент, премьер-министр Петр Нечас хөкүмәте ришвәт җәнҗалы нәтиҗәсендә чигенгәннән соң, август аенда таратылган иде. Бу сайлау чирек гасыр элек булган Бәрхет инкыйлабыннан соң илдә коммунистларга беренче мәртәбә зур уңыш китерергә мөмкин. Фикер белешүләр Социал демократлар фиркасенең беренче, Чех коммунистлар фиркасенең икенче урында булуын күрсәтә. "АNO" һәм "ТOP09" исемле урта-уң фиркаләр икенче һәм өченче урында булыр дип көтелә
Чехиядә парламент сайлавы: Коммунистлар уңышка омтыла

1
Сайлауга дүрт көн калганда, 21 октябрьдә Прагадагы Влтава елгасында чех сынчысы Давид Чернының зур "урта бармак" сыны. Черны әйтүенчә, вакытыннан элек үткәрелүче сайлау алдыннан чыгарылган бу сын Чехия сәясәтендәге вәзгыятькә һәм Чехия президенты Милош Земан коррупциясенә каршы юнәлдерелгән.

2
Прагада Чех социал-демократлар фиркасе җитәкчеләре Боһуслав Соботка (с) һәм Ярослав Заһрадил сурәтләре эленгән урында кешеләр урам аша чыгып бара. "Тиешенчә эшли торган дәүләт булдырачакбыз", дип язылган.

3
Баганаларга эленгән карачкыларга "Каршы чыккан иде" дип язылган. Коммунистларга каршы иде, дигәнне аңлата. Илнең төрле шәһәрләрендә эленгән бу карачкылар Чехословакиядә коммунистлар чорында сәяси сәбәпләр белән үтерелгән кешеләрне хәтерләтә һәм сайлау алдыннан фикер белешүләрдә коммунистларның өстенлек алуы турында кисәтә.

4
Прага сарае күренеше алдында "Каршы чыккан иде" дигән язулы карачкы.

5
Чех миллиардеры Андрей Бабиш Прагада үзенең ANO (Әйе) партиясенең сайлау алды кампаниясе барышында. Бабиш Чехиянең иң бай ватандашлары исемлегендә икенче урында тора. Бабиш – азык-төлек сәнәгате юнәлешендә эшләүче кәсепче һәм Agrofert химия ширкәте хуҗасы. Ул үзе нигез салган фиркане җитәкли һәм парламентка сайланырга тели.

6
Прагада ANO фиркасенең сайлау үгетләве өстәлендә бушка азык-төлек тәкъдим ителә һәм үгетләү кәгазьләре таратыла. Фикер белешүләр миллиардер Бабишның ANO фиркасе 25-26 октябрьдә үтәчәк парламент сайлауда өченче урынны алу мөмкинлеген күрсәтә.

7
Андрей Бабиш Прагада сайлау алды кампаниясендә узып баручыларга татлылар тарата.

8
Урта-уң ТОP09 фиркасе җитәкчесе Карел Шварценберг сурәтләнгән, Джеймс Бонд фильмнарын хәтерләтүче бу плакатта "Илгә хезмәттә", дип язылган.

9
TOP09 җитәкчесе Карел Шварценберг (галстуклы) Прагадагы бер сыраханәдә үткән сайлау алды җыенында.

10
Прагадагы ташландык бер йорт диварына урта-уң TOP09 фиркасе җитәкчесе Карел Шварценберг рәсеме ясалган.

11
"Ватандашлар хокуклары фиркасе – Земанчылар" (SPOZ)исемле фирканең сайлау алды плакаты. Анда "Мин тавышымны земанчыларга бирәм, ә сез?" дип язылган. SPOZ фиркасен бу язда президент вазифасына килгән Милош Земан 2009 елда оештырган иде. Земан элек премьер-министр булып торды һәм Социал демократлар фиркасен җитәкләде.

12
20 августта Чехия парламентының түбән пулатын тарату турында тавыш бирүдән соң бушап калган утырышлар бүлмәсе. Йиржи Руснок җитәкчелегендәге вакытлы хөкүмәт 7 августта Вәкилләр пулатындагы тавыш бирүдә ышаныч ала алмады. 2010 елда сайланган Вәкилләр пулаты 20 августта үз-үзен тарату турында тавыш биргәннән соң, вакытыннан элек сайлаулар игълан ителде.