Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума комитеты теләнмәгән оешма дип танырга мөмкинлек бирердәй критерийларны арттырды


Дума утырышы
Дума утырышы

Хәзерге вакытта Русия кануннары "теләнмәгәннәр" арасына бары тик сәүдәгә корылмаган һәм хөкүмәтнеке булмаган чит ил оешмаларын гына кертергә рөхсәт итә. 

Бүген, 27 майда Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары Русиядә теләсә нинди чит ил оешмаларын "теләнмәгән" дип танырга мөмкинлек бирүче канун өлгесен хуплады.

Ул дәүләтнең катнашы булган оешмаларны "теләнмәгән" дип тану мөмкинлеген күз уңында тота. Хәзерге вакытта Русия кануннары "теләнмәгәннәр" арасына бары тик сәүдәгә корылмаган һәм хөкүмәтнеке булмаган чит ил оешмаларын гына кертергә рөхсәт итә.

Әлеге канун өлгесен Русия думасына февральдә, иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе Василий Пискарёв җитәкчелегендә 13 депутат кертте.

Пискарёв Чит илнең Русия эшләренә тыкшынуына каршы көрәш комиссиясен дә җитәкли.

Канун өлгесен хөкүмәт тә хуплады. Үзгәрешләрне биш федераль канунга һәм Җинаять кодексының ике маддәсенә кертергә ниятлиләр. Шул ук вакытта бу үзгәрешләр Русия дә әгъзалык итә торган хөкүмәтара оешмаларга кагылмаячак.

  • Русиядә "теләнмәгән" оешмалар исемлеге 2015 елдан кертелде. Хәзерге вакытта анда 160тан артык оешма бар, аларны баш прокуратура белән юстиция министрлыгы "дәүләтнең конституцион корылыш нигезләренә, саклану сәләтенә яки иминлегенә куркыныч тудыра" дип саный. Алар арасында бәйсез медиа редакцияләре (шул исәптән Азатлык радиосы), хокук яклау төркемнәре, экология яки тикшеренү оешмалары бар.
  • "Теләнмәгән" оешмалар эшчәнлегендә катнашкан өчен Русияләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
  • Күптән түгел татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларга "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелгән иде

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG