Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүрт елда Башкортстанда антидепрессантлар сатуның күләме 2,6 тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Былтыр Башкортстанда мондый даруларның бер кабы уртача 609 сум тирәсе торган. Барлыгы 265 млн сумлык антидепрессант сатылган.

Башкортстанда 2024 елда 265 млн сумлык антидепрессант сатылган. Бу 2020 ел белән чагыштырганда 2,6 тапкырга күбрәк, ул вакытта 103 млн сумлык сатылган булган.

Бу хакта DSM Group маркетинг агентлыгына сылтама белән РБК яза.

2023 ел белән чагыштырганда республикада антидепрессантлар сату күләме 29 процентка арткан. 2022 елда 58 процентка арткан булган. (2021 елда 104 млн сум тәшкил итсә, 2022 елда 165 млн сумга җиткән)

Былтыр Башкортстанда мондый даруларның бер кабы уртача 609 сум тирәсе торган. 2023 ел белән чагыштырганда бу 12 процентка кыйбатрак. 2020 ел белән чагшытырганда исә 31,6 процентка.

Психология фәннәре кандидаты, Психология һәм педагогика югары мәктәбе җитәкчесе, Уфа фән һәм технология университетының психологик ярдәм һәм клиник психология кафедрасы мөдире Галина Тулитбаева әйтүенчә, бу хәл бөтен дөньяда күзәтелә.

— Халыкның психологик халәте сәяси, икътисади тетрәнүләр һәм ни гаҗәп, аз хәрәкәт итү белән турыдан-туры бәйле. Шул ук вакытта депрессия халәтләре арта башлаган нокта — COVID-19 чоры булды, ул чакта кешеләрнең күпчелеге төшенкелек хис итте һәм борчылды, дигән белгеч.

Русия күләмендә караганда, 2024 елның гыйнвар-ноябрь айларында илдә барлыгы 16,1 млн кап антидепрессант сатылган. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 16,8 процентка күбрәк. Акча белән караганда, 31,9 процентка арткан һәм 13,5 млрд сум булган. Бу шул исәптән даруларга бәя артуы белән дә бәйле. Росстат белешмәләренчә, антидепрессантларга бәяләр бер ел эчендә 11 процентка арткан.

  • 2022 елның феврале ахырында Мәскәү Украинага каршы сугыш башлагач, Русиядә антидепрессантлар нык күп сатыла башлады. 2022 елның беренче алты аенда сан ягыннан 66 процентка арткан.
  • Белгечләр моны сугыш, чикләүләр кертелүенең нәтиҗәләреннән курку, шулай ук мартта дарулар җитми башлар дип куркып русияләрнең күпләп дарулар сатып алып куя башлавы белән бәйләп аңлатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG