Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда яшәүчеләр агуланып бер миллион сум компенсация алу өчен йомырка ялый башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шәһәрдә "ЖизньМарт" сәүдә челтәре саткан ризыкларны ашап агуланучылар булганнан соң, оешма зыян күрүчеләргә бер миллион сум компенсация түләргә вәгъдә иткән булган.

Екатеринбурда яшәүчеләр акча эшләүнең гадәти булмаган юлын тапкан. Шәһәрдә "ЖизньМарт" сәүдә челтәре саткан ризыкларны ашап агуланучылар булганнан соң, оешма зыян күрүчеләргә бер миллион сум компенсация түләргә вәгъдә иткән булган. Шуннан соң шәһәр халкы арасында сальмонеллез йоктыру өчен тавык йомыркасы ялый башлаучылар арткан, дип яза "Вечерние ведомости".

"Соңгы мәгълүматларга күрә, Роспотребнадзор һәм хастаханәләр "ЖизньМарт"та агулану турындагы мөрәҗәгатьләр белән тулган. Кешеләр бөтен әйбергә зарлана: фабрикаларда берничә көн элек пешерелгән һәм инде тикшерелгән ризыкка да, апрельдә үк ашаганнарына да", ди сәүдә челтәре хуҗасы Иван Зайченко.

Зайченко агулану очрагын тикшергән вакытта Роспотребнадзор ачыклаган беренче 18 кешегә генә компенсация биреләчәк, дип язган. Миллион сум акча бирүне ул "җүләр" һәм хаталы фикер иде дип атаган.

"Зинһар, йомырка яламагыз, бу куркыныч", дип мөрәҗәгать иткән ул сатып алучыларга.

  • Быел мартта Казанның "Нәфис косметикс" оешмасындагы ашханәдә ашаганнан соң 69 кеше сальмонеллез йоктырган иде. Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Казанда җәмәгать туклануы өлкәсендә имин булмаган хезмәт күрсәтү турындагы җинаять эшен тикшерү ничек баруын җиткерергә кушты.
  • Соңрак билгеле булганча, сальмонеллез авыруы әзер ризык пычрану аркасында чыккан. Сальмонелланы йөрәк белән пешерелгән токмачта тапканнар. Аны ашаган хезмәткәрләр чирли башлаган булган. Шулай ук кыздырылган тавык бавыры, пешерелгән фрикаделькаларда эчәк таякчыгы табылган. Сальмонелла ашханәдә эшләүче биш кешедә ачыкланган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG