2024 елда федераль бюджет Татарстан казнасына 88,9 млрд сум федераль ярдәм күчергән, дип хәбәр итә республика финанс министры. Бу көтелгәннән 10 млрдка күбрәк.
Бу акчаларны төп өлеше субсидия булып санала диелә, шуңа да республика хакимияте аны максатчан гына куллана ала, үз ихтыяри белән бүлеп бирә алмый.
2024 елда Татарстанда барлыгы 1,5 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алыначагы әйтелде. Бу сумманың 67%ы — федераль бюджетка күчерелгән, калган 33%ы — республикага калган.
Мәскәүгә барлыгы 1 трлн сумнан артык салым юллана. Бу узган елдан 20 процентка күбрәк.
Соңгы биш елда Татарстанда 5,63 трлн сумнан артык салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Мәскәүгә — 3,68 трлн сум, яки 65,3% киткән. Татарстанда — 1,94 трлн сум, яки 34,7% калган. Шул ук вакытта федераль үзәк республикага 375 млрд сум гына финанс бүлеп бүлеп биргән.
Былтыр Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте. Бу быел кабул ителгән салым реформасына да бәйле.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум