4 елга хөкем ителгән Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев иреккә чыккан. Ул күптән түгел республиканың Темников шәһәрендә мәчет төзелешен барышын карарга килгән, дип яза IslamNews басмасы.
Әмма иреккә чыгуның сәбәбе турында ачык чыганакларда мәгълүмат юк.
2023 елның октябрендә Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиев 4 елга ирегеннән мәхрүм ителде һәм 500 мең сум штраф тартылды.
Шәфиев Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 4нче өлеше нигезендә хөкем ителгән ("Төркем белән кылынган һәм яки аеруча зур күләмдәге, яки гражданны торак бинага хокукыннан мәхрүм итүгә китергән акча белән бәйле хәрәмләшү").
Фәһим Шәфиев һәм аның хисапчысы Марат Әбүзәровка карата җинаять эше 2022 елда ачыла. Алар Мордовия хөкүмәте бүлеп биргән субсидия куллануда хәрәмләшкән дип гаепләнде. Республика 5,8 млн сумны "Социализациядә заманча эш форматлары" халыкара форумы үткәрү өчен бүлеп биргән. Саранскиның Ленин районы мәхкәмәсе акча үзләштерүдә хәрәмләшү булуын таныды.
Бу эш һәм Шәфиев турында Азатлык Радиосы аерым язган иде. 2008 елда ул Мордовиядә өченче мөфтият булдырган кеше. Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов Шәфиевнең эшчәнлеге низаглардан торды дип Азатлык радиосына сөйләгән иде.
"Фәһим Шәфиевкә Мордовиядә Гайнетдин һәм Таҗетдингә каршы торыр өчен мини-мөфтият булдыралар. Аның эшчәнлеге рәсми таркату эше белән бәйле иде", дип сөйләгән иде ул.
Шәфиевнең эшчәнлеге Мордовия белән генә чикләнмәде. Аның фикерләре медиада да яңгырый иде.
2013 елда ул дини белем алу өчен мөселманнарны чит илгә җибәрмичә, үзебездә укытуны җайлауны сорап Русия Думасы депутатларына мөрәҗәгать итте.
2010 елда Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә Фәһим Шәфиев татарларга гарәпләшү куркынычы яный дип сөйләде.
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы һөҗүм иткәннән соң Фәһим Шәфиев сугышны хуплап чыкты. Ул Русия президенты Владимир Путин карарын дөрес дип атады һәм "урыс дөньясына" башка халыкларның керүен, Украинада "неонацистлар" булуын белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум