Европа футбол беренчелегендә бу атнада чирек финал уеннары узды. Чемпионат башындагы 24 илдән иң көчле 4 ил калды. Киләсе атна ярым финал уеннарында Испания белән Франция һәм Англия белән Нидерланд уйнаячак. Төп игътибар әлбәттә уеннарга, ләкин җанатарлар арасындагы бәйрәм рухы, аларның үз такымнары өчен бар көчен биреп җан атуы онытылмас мизгелләр бүләк итә. Бүген сезгә шул рухны чагылдырган сурәтләр тәкъдим итәбез. Башка фотогалереяларны безнең архивта карый аласыз.
Евро-2024 мизгелләре: җанатарлар

1
26 июньдә Штутгарт стадионында Украина-Бельгия уенында Бельгия җанатары. 0:0 исәбенә беткән бу уеннан соң Украина җанатарлары үз такымын алкышлап озатты, ә менә Бельгия җанатарлары үз такымнары гол кертә алмаганга ачуларын тыя алмады.

2
14 июньдә Мюнхен стадионында Евро-2024 бәйгесен ачып җибәргән Германия- Шотландия уенында алман җанатарларының шатлыгы эчләренә сыймый. Бу уенда алманнар шотларны 5:1 исәбенә тар-мар итте.

3
2 июльдә Лейпциг стадионында Австрия-Төркия уенында австрия җанатарлары. Бу уенда Төркия 2:1 исәбенә җиңеп чирекфиналга чыкты.

4
30 июньдә Кельн стадионында Испания-Грузия уенында битен Грузия байрагы төсләренә буяган җанатар үз такымы өчен җан ата. Испания бу уенда тулысынча өстенлек итте һәм 4:1 исәбе белән җиңде.

5
2 июльдә Мюнхен Аренада Нидерланд-Румыния уенында нидерланд җанатары. Бу уенда 3:0 исәбенә Нидерланд җиңде.

6
Албания җанатары 24 июньдә Дюссельдорф шәһәрендә Албания-Испания уенында үз такымына җан ата. Бу уенда 0:1 исәбенә җиңелсә дә, албан тренеры Сильвиньо үз такымының турнирда чыгышлары белән канәгать калуын әйтте.

7
17 июньдә Дюссельдорф Аренада Франция-Австрия уенында француз җанатары. Француз йолдызы Килиан Мбаппе борынын сындырса да, бу уенда 1:0 исәбенә алар җиңде.

8
25 июньдә Мюнхен Аренада Сербия-Дания уенында дания җанатары. Уен 0:0 исәбенә тәмамланды, Дания С төркемендә икенче урынны алды, ә Сербия төшеп калды.

9
24 июньдә Дюссельдорф Аренада испан җанатарлары Албаниягә каршы уенны күзәтә. Ферран Торрес бердәнбер гол кертеп Испания турнирда өченче җиңүен яулады.

10
2 июльдә Лейпциг стадионында Төркия җанатары Австриягә каршы уенда көчле тавыш чыгара. Бу уенда Төркия 2:1 исәбенә җиңде һәм 6 июль якшәмбе көнне чирек финалда Нидерландка каршы уйный.

11
26 июньдә Франкфурт-Аренада Словакия-Румыния уенында румын җанатары. Уен 1: 1 исәбенә тәмамланды, ике такым да плей-оффка чыкты.

12
Милли байрак төсләренә буянган хорват җанатарлары 24 июньдә Лейпциг стадионында Италия-Хорватия уенын күзәтә. Уенның иң соңгы 98нче минутында Маттиа Дзакканьи гол кертеп (1:1) итальяннарны плей-оффка чыгарды, хорватлар турнирдан төшеп калды.

13
Италия җанатарлары 20 июньдә Гельзенкирхенда Испаниягә каршы В төркеме уенын күзәтә. Риккардо Калафиори үз капкасына кертеп Италия 1:0 исәбенә җиңелде.

14
Йөзен үз иленең төсләренә буяган словак җанатары 17 июньдә Франкфурт Аренада Бельгия-Словакия уенын күзәтә. Арбитр Бельгиянең ике голын санамады, нәтиҗәдә 1:0 исәбенә Словакия җиңде.

15
Португалия җанатарлары 18 июньдә Лейпциг стадионында Чехиягә каршы уенда. Франсишку Консейсао соңгы 90нчы минутта чыгып өстәлгән вакытның беренче минутында гол кертә, португаллар чехларны 2:1 исәбенә җиңде.

16
Нидерланд җанатары 25 июньдә Берлинның Олимпия стадионында Австриягә каршы уенда. Австрия 3:2 исәбенә белән җиңеп, D төркемендә беренче урынны алды.

17
Таҗлы һәм олы колаклы Англия җанатары Франкфурт стадионында 20 июньдә Дания-Англия уенын карый. Арбитр Һарри Кейнның беренче голын санамады, уен 1:1 исәбенә тәмамланды.

18
Швейцария җанатарлары 23 июньдә Франкфуртта Германиягә каршы уенда. Алманнар уенны өстәмә вакытта гына тигезли алды (1:1).

19
Словения җанатары 16 июньдә Штутгарт Аренада Даниягә каршы уенга Касәнең күчермәсен күтәреп килгән. Данияле Кристиан Эриксен голына Эрик Янза җавап голын кертте (1:1).

20
Украина җанатарлары 21 июньдә Дюссельдорф Аренада Словакиягә каршы уенда. Бу уенда украиннар җиңә (2:1) ләкин ахыр чиктә алар Е төркемендә соңгы урынны ала һәм плей-оффка чыга алмый.