Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврокомиссия Украинаның Европа берлегенә керүе турында сөйләшүләр башларга киңәш итте


Financial Times газеты Еврокомиссия сөйләшүләрне 1 июльгә - Европа берлеге рәислеге Маҗарстанга күчкәнче башларга киңәш итә, дип язды. 

Еврокомиссия Европа берлеге шурасына Украина белән Молдованың Европа берлегенә керүе турында сөйләшүләр башларга тәкъдим итә. Бу хакта Еврокомиссия вәкиле Ана Пизонеро хәбәр итте.

"Без әгъза-илләргә Украина белән Молдовияне бөтен шартларны да үтәде дип санавыбыз турында яңартылган мәгълүмат бирдек. Хәзер карар әгъза-илләр кулында", диде ул.

Сөйләшүләр башлансын өчен, Украинага коррупциягә каршы реформалар үткәрү, сәяси лоббины чикләү, түрәләрнең мөлкәтен декларацияләү кагыйдәләре һәм милли азчылыкларның телләрен яклау кебек шартлар куелды.

Украина премьер-министры Денис Шмыгаль уңай бәяләмә биргән өчен Еврокомиссиягә рәхмәт әйтте.

"Еврокомиссия йомгаклавында әйтелгәнчә, Украина Европа берлегенә кушылу өчен көч куюын дәвам итә һәм өстәмә дүрт адым-реформаның барысын да үтәде. Хәзер без Европа партнерларыбыздан чираттагы адымны - Европа берлегендәге әгъзалык турында бу айда ук сөйләшә башлауларын көтәбез, диде ул.

Financial Times газеты Еврокомиссия сөйләшүләрне 1 июльгә - Европа берлеге рәислеге Маҗарстанга күчкәнче башларга киңәш итә, дип язды.

Маҗарстан - Европа берлегенең Русиягә иң якын әгъза дәүләте дип санала, ул Европа берлегенең Украина белән бәйле күпчелек карарларын томалый. Будапешт Киевның Европа берлегенә керүе турында сөйләшүләр башлауга каршы чыгар дип көтелә. Аерым алганда, Маҗарстан Украинаның көнбатышындагы маҗар этник азчылыгының хокукларын саклау белән бәйле вазгыятькә сылтанырга мөмкин.

  • Украина Европа берлегенә керү турындагы гаризаны 2022 елның 28 февралендә тапшырды, ә дүрт айдан - 23 июньдә намзәт статусы алды.
  • Сөйләшүләр башлануы - Европа берлегенә тиз арада алырлар дигәнне аңлатмый. Европа шурасырәисе Шарль Мишель Украина 2030 елга әгъза булырга мөмкин, дигән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG