Accessibility links

Европа берлеге Грузия интеграциясе процессын туктатып тора


Павел Герчинский
Павел Герчинский

Грузиядә "Чит ил йогынтысының үтәкүренмәлеге турындагы" канун кабул ителгән иде. Тәнкыйтьчеләр моны Русиядәге "ят агентлар" кануны белән тиңләштерә. Европа берлегенә керү юлында Грузиянең башка казанышлары булса да, бу канун - артка таба бер адым, дип белдерделәр.

Европа берлеге Грузия интеграциясе процессын туктатып тора. Бу хакта Европа берлегенең киңәюе турындагы Тбилисида узган халыкара конференциядә Европа берлегенең Грузиядәге илчесе Павел Герчинский әйтте.

Аның сүзләренчә, Европа берлеге лидерлары Грузиянең хәзерге хөкүмәтенең ниятләрен аңламый. Герчинский Грузиядә кабул ителгән "Чит ил йогынтысының үтәкүренмәлеге турындагы" канунны искә алды. Ул Европа берлегенә керү юлында Грузиянең башка казанышлары булса да, бу канун - артка таба бер адым диде.

"Шулай ук Көнбатышка, Европага каршы риторика да Европа берлегенә керү максатлары белән яраша алмый", диде Герчинский. Ул Грузиянең евроинтеграциясен туктатып торуны "моңсу һәм җан әрнеткеч", дип атады.

Илче әйтүенчә Европа берлеге Грузиянең саклануы өчен дип бүленгән 30 миллион евроны туңдырган. "Бу - беренче адым гына", ди ул. Грузиянең Европа берлегенә керүе белән бәйле эшләр быел октябрьдә илнең парламентына сайлаулардан соң бәлки яңадан башланыр дип өмет белдерде Герчинский.

  • Грузия Европа берлегенә намзәт статусын 2023 елның декабрендә алды. Берничә айдан соң илдәге "Грузин хыялы" идарәче фирка парламентка ят агентлар кануны өлгесен кабаттан кертте. Тәнкыйтьчеләр моны Русиядәге "ят агентлар" кануны белән тиңләштерә.
  • Оппозиция бу канун өлгесенә каршы чыкты, илдә берничә айлар буе меңләгән кешелек протест чаралары үтте, Грузия президенты Саломе Зурабишвили канун өлгесенә вето салды. "Грузин хыялы" бу ветоны урап уза алды һәм быел июньдә канун үз көченә керде.
  • Европа берлеге илләре һәм АКШ Грузия хакимиятләрен бу канун өлгесен кабул итмәскә чакырды. Документны кабул итүләреннән соң Европа берлегенең берничә иле Грузия ватандашлары өчен визасыз тәртипне бетерергә чакырды, ә АКШ илнең "демократияне какшатуга җаваплыларына" каршы чикләүләр кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG