Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Русиягә берлек фиркаләрен һәм медиаларын финанслауны тыячак


EUobserver Америка күзләвенә таянып язуынча, 2014 елдан 2022 елга кадәр Русия 24тән артык илдәге сәяси фиркаләрне финанслауга 280 миллион евро тирәсе акча тоткан.

Европа берлеге Русиягә берлекнең сәяси фиркаләрен, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларны һәм медианы финанслауны тыймакчы була. Бу хакта EUobserver яза.

Әлеге чикләүләр 14нче санкцияләр җыелмасында каралган, дип яза басма. Чикләүләр җыелмасын 2024 елның июленә кадәр кабул итмәкчеләр.

Русиянең финанславын тыю Европа берлегенең эчке эшләренә "начар ният белән тыкшынудан" саклаячак, диелә документта. Шул ук вакытта илләр чыгарылма ясарга да мөмкин, әмма бу хакта Еврокомиссияне кисәтергә тиеш булачаклар.

EUobserver Америка күзләвенә таянып язуынча, 2014 елдан 2022 елга кадәр Русия 24тән артык илдәге сәяси фиркаләрне финанслауга 280 миллион евро тирәсе акча тоткан.

Шулай ук яңа чикләүләр җыелмасы Европа берлеге портларына өченче илләрдән килгән Русия газын кабул итүне тыя, Украинадан урланган сәнгать әсәрләре белән сәүдәне томалый.

Русия авиациясенә һәм файдалы казылмалар импортына каршы чикләүләрне дә кырыслатачаклар, шулай ук чикләүләргә эләккән тауарлар сатуда шикләнгән ширкәтләрнең исемлеге киңәйтелә.

  • Европа берлеге Русия белән тауар әйләнешен чикли торган чикләүләр җыелмаларын 2022 елның 24 февралендә Мәскәүнең Украинага каршы сугыш башлавына җавап буларак кабул итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG