Accessibility links

Европа берлеге Русиягә каршы 14нче чикләүләр пакетын хуплады


Яңа пакетның төп пункты Русиянең табигый газына кагыла: аны Европа портлары аша үткәрүгә чикләүләр кертеләр.

Европа берлеге шурасы Русиягә каршы 14нче чикләүләр пакетын тулысынча хуплады. Чикләүләр Мәскәүнең Украинага каршы алып барган сугышы белән бәйле кертелә. Бу хакта бүген, 24 июнь иртәсендә чыккан матбугат хәбәрендә әйтелә. Яңа чикләү чаралары рәсми рәвештә якын вакытта чыгачак.

Аерым алганда, Европа берлеге 116 физик һәм юридик затка каршы чикләүләр керткән. Яңа пакетның төп пункты Русиянең табигый газына кагыла: аны Европа портлары аша үткәрүгә чикләүләр кертеләр.

Русиянең өченче илләргә җибәргән табигый газын Европа берлеге портлары аша уздырырга ярамаячак. Шул ук вакытта Русиядән Европа берлеге илләренә табигый газны кудыру тыелмый.

Русиянең күләгә флоты һәм көймәләре арасындагы 27 йөк ташучы көймәгә каршы чикләүләр кертелде, аларны аерым алганда корал һәм украин ашлыгын ташуда кулланалар.

Элегрәк чикләүләр исемлегенә җырчы Полина Гагарина, эшкуарлар Игорь Алтушин, Роман Троценко һәм Таймураз Боллоев кертеләчәк дип хәбәр ителгән иде.

Русия хәрби-сәнәгать комплексына турыдан-туры ярдәм итүче 61 зат һәм ширкәт тә чикләүләр исемлегендә. Алар арасында өченче илләр - Кытай, Төркия, Казакъстан, Кыргызстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре ширкәтләре бар.

Санкцияләрне урап узу белән бәйле өстәмә чаралар кертелә. Өченче илләргә корал җитештергәндә дә кулланыла алырдай тауарларны сату нык контрольдә тотылачак. Европа берлеге илләренең ширкәтләре өченче илләрдәге бүлекчәләренең чикләүләрне урап узардай гамәлләрдә катнашмавын күзәтеп торырга тиеш булачак.

Шулай ук Европа берлеге илләренең һава ширкәтләренә Русия ватандашлары яки оешмалары белән дөнья буйлап чартер очышлары яки шәхси очышлар башкару турында килешүләр төзергә ярамый.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Шул сәбәпле Көнбатыш илләре Русиягә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу түрәләрнең генә түгел, гади халыкның тормышына да нык тәэсир итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG