Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы парламент ассамблеясе Русиянең туңдырылган мөлкәтен Украинага тапшырырга чакыра


Европарламент бинасында ПАСЕ утырышы
Европарламент бинасында ПАСЕ утырышы

Көнбатыш илләрдә Русия Үзәк банкының 300 миллиард долларлык резервы туңдырылган.

Европа шурасы парламент ассамблеясе (ПАСЕ) резолюция кабул итте. Документта Русиянең туңдырылган мөлкәтен махсус фондка тапшыру тәкъдим ителә, ә бу фонд соңрак аларны Украинаны торгызуга җибәрә алачак. Әлеге карарны утырышта катнашкан 134 вәкил бертавыштан хуплап тавыш биргән.

ПАСЕ резолюция текстын һәм бу карар ничек үтәләчәге турындагы нечкәлекләрне соңрак чыгарырга ышандыра.

Мартта Европа комиссиясе Русиянең туңдырылган мөлкәтеннән килгән керемнәрнең 90 процентын Украинага хәрби ярдәм өчен кулланырга тәкъдим иткән иде. Бу чара Украинага ел саен өч миллиард евро тирәсе акча бүлеп бирү мөмкинлеген бирәчәк.

Әлеге тәкъдим турында мартта Европа берлегенең соңгы җыенында да фикер алыштылар, тик ахыргы карар кабул ителмәде.

Русия Европа берлегенең бу ниятен "бандитлык һәм караклык" дип бәяләгән иде.

Русиянең туңдырылган мөлкәтен Украинага ярдәм өчен куллану мәсьәләсе бүген, 17 апрельдә "Зур җиделек" илләренең очрашуында да кузгатылачак. Бу хакта АКШ финанс министрлыгы башлыгы Джанет Йеллен хәбәр итте.

Украина даими ярдәмгә мохтаҗ һәм нәкъ менә бу Русиянең туңдырылган активларын куллану өчен этәргеч булырга тиеш, дип искәртте Йеллен.

  • Инде бер елдан артык "Зур җиделек" илләре халыкара финанс системына ышанычны какшатмый гына Русия Үзәк банкының туңдырылган мөлкәтен тартып алырга мөмкинме дигән мәсьәләдә бәхәсләшә.
  • Көнбатыш илләрдә Русия Үзәк банкының 300 миллиард долларлык резервы туңдырылган. Мәскәү алардан куллана алмый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG