Accessibility links

Кайнар хәбәр

Faridaily: Кремль Украинадагы сугышта катнашкан йөзләгән кешене Русия Думасына үткәрергә ниятли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кремль ниятенчә, парламенттагы 450 урынның якынча дүрттән берен хәрбиләр алып торырга тиеш. Алар "Бердәм Русия" фиркасеннән тәкъдим ителәчәк.

2026 елда Кремль Украинадагы сугышта катнашкан йөзләгән кешене Русия Думасына үткәрергә ниятли. Бу хакта Дума депутатларына һәм президент хакимиятенә якын чыганагына сылтама белән Faridaily проекты яза.

Кремль ниятенчә, парламенттагы 450 урынның якынча дүрттән берен хәрбиләр алып торырга тиеш. Алар "Бердәм Русия" фиркасеннән тәкъдим ителәчәк.

Проект әңгәмәдәшләре Украинадагы сугышта катнашучыларның бер өлеше бер мандатлы бүлгеләрдән сайлауга барачак. Аларның сайлану мөмкинлеге "хакимиятнең аларны ничек әзерләвенә" бәйле булачак.

Былтыр сугышта катнашучылар "Бердәм Русия" фиркасеннән төбәк парламентларына намзәтләрен тәкъдим иткән иде, әмма күбесе праймериз этабында төшеп калды.

Шулай да "Бердәм Русия" Украинадагы сугышта катнашкан 300дән артык кешене төрле дәрәҗәдәге депутатлар итә алды.

Faridaily чыганаклары мәгълүматынча, хакимиятләр элекке хәрбиләр арасыннан сайланган депутатлар белән идарә итеп булырмы, дип борчыла. Әмма мондый депутатларның күбесе "сугышка киткән губернатор урынбасарлары яки башка түрәләр, ягъни тәҗрибәле дәүләт хезмәткәрләре булачак", дип саный проектның бер чыганагы.

  • Узган ел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырышты. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.
  • Мәсәлән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 3 июньдә үк муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп, һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашучылар да тәкъдим ителсен дип сорады.
  • "Игътибар итүегезне сорыйм, депутатлар арасына һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен инде. Анда Ватанны саклаган, чын патриотизмның һәм, гомумән, тормышның нәрсә булуын аңлаучы булдыклы һәм эшчән кешеләр бик күп. Шуңа күрә үтенеч - алар һәр муниципалитетта тәкъдим ителсен", дигән иде ул. Соңрак исә Башкортстанда Украинадагы сугышта катнашкан 34 хәрбинең муниципаль депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим ителүе билгеле булды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG