Accessibility links

Кайнар хәбәр

Филүс Каһиров мәскәүләрне таң калдырды


Мәскәүдә талантлы җырчы Филүс Каһировның концерты узды. Аның тавышына сокланган тамашачылар, татар сәнгате күгендә яңа йолдыз кабынды, дип шатландылар.

Мәскәүдә инде танылып өлгергән яшь җырчы Филүс Каһировның концерты узды. Казан консерваториясендә белем алучы, танылган җырчы Зилә Сөнгатуллинаның талантлы укучысы Филүсне татар тамашачысы беренче тапкыр Рәшит Ваһапов фестивалендә ишеткән иде.

Шул вакыттан бирле ул кайда гына чыгыш ясамасын, аның җырлавы бер вакыйга итеп кабул ителә. Мәсәкүгә ул беренче мәртәбә генә концерт белән килүенә карамастан, тамашачы аны бик җылы кабул итте. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, бәлки Мәскәүдә аны белеп бетермиләрдер, бәлки оештыручылар эшләп җиткермәгәннәрдер, халык тамаша залы белән тулы түгел иде. Ә менә килгәннәр аның чыгышына мөкиббән китеп алкышларга, чәчәкләргә күмде.

Филүснең продюссеры булган, Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов, бу концерты оештыручыларның эшеннән канәгатъ калмавын әйтеп, апрель аена билгеләнгән, Мәскәүдә булачак киләсе концертны үзебез оештырачакбыз, дип белдерде. Филүс Каһиров «Мирас» музыкантлары төркеме белән берлектә җырлады. Концертта шулай ук Норлаттан килгән җырчы Сиринә Зәйнетдинова да катнашты. Концертны Рәшит Сабиров алып барды.

Тамашага килгән халык Филүс Каһировның могҗизалы тавышын тыңлап әсир калды. Тамашачылар да үз фикерләрен белдереп: «Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевтан соң бу беренче җырчы. Аны тыңлап та туя алмассың», диделәр алар. Тамаша залында Хәйдәр Бигичевның абыйсы Наил Бигичев та бар иде.

"Филүснең җырлавы турында: Хәйдәрдән соң татар эстрадасында яңа йолдыз кабынганын күрдек. Әле бит укый гына. Таланты бик зур киләчәге дә матур булсын", диде ул.

Җырчыны Хәйдәр Бигичев белән чагыштырулары хакында ул: «Аларның тавышлары охшаган дип әйтмәс идем. Мин музыка белгече түгел, ләкин Хәйдәрдә классик, опера, драматик тавышы иде. Филүстә лирик тавыш кебек. Ләкин бу егет укый гына бит әле. Тагы да югары үрләргә күтәрелсен», дип уңышларын теләвен белдерде.

Филүс Каһиров Башкортстанның Бүздәк районында туган. "Мин шуның белән дә бәхетле. Бер канатым Татарстан булса, икенче канатым Башкортстан" дип, композитор Заһир Исмәгыйлов җырын да башкарды.
XS
SM
MD
LG