Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Finiko пирамидасы эше"ндә гаепләнүче Лилия Нуриеваны 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр


Лилия Нуриева - Finiko белән бәйле җинаять эшендә мәхкәмәгә кадәр барып җиткән бердәнбер кеше. Ул тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлеккә ризалашты, гаебен тулысынча таныды һәм тулы күрсәтмәләр бирде.

Finiko пирамидасына күп кешеләрнең акчаларын җәлеп итүдә гаепләнгән Лилия Нуриеваны дүрт ел да алты айга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткәннәр.

Бу хакта "Бизнес Online"яза.

Нуриеваның мәхкәмәләре аерым тәртиптә барды - аңа ачылган җинаять эшендә шаһитләрне сораштырмадылар, гаепләү йомгаклавын гына игълан иттеләр һәм җинаять эшенең язмача материалларын укыдылар.

Прокурор Нуриеваны алты ел да алты айга гомуми тәртипле колониягә җибәрүне сораган иде.

Аны акча белән хәрәмләшүдә (Җинаять кодексының 159 маддәсе, 4 өлеше) һәм оештырылган җинаятьчел берләшмәдә катнашуда (Җинаять кодексының 210 маддәсе, 2 өлеше) гаеплиләр.

Тикшерү фаразынча ул пирамидага нигез салган Кирилл Доронин белән хезмәттәшлек иткән, аның күрсәтмәләрен үтәгән.

Быел февральдәге мәхкәмәдә билгеле булганча, 161 кеше зыян күргән, 206 млн сум зарар килгән.

Басма искәртүенчә, Лилия Нуриева - Finiko белән бәйле җинаять эшендә мәхкәмәгә кадәр барып җиткән бердәнбер кеше. Ул тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлеккә ризалашты, гаебен тулысынча таныды һәм тулы күрсәтмәләр бирде. Шуңа бер ел утырганнан соң аны тикшерү изоляторыннан чыгардылар һәм аның йомшаграк хөкем карары алу мөмкинлеге барлыкка килде.

  • Finiko пирамидасының эшчәнлеге белән бәйле җинаять эше 2020 елның декабрендә ачылды, башта аны Җинаять кодексыныд 172.2 маддәсе нигезендә ачканнар иде ("акчалар җәлеп итү эшчәнлеген оештыру"), соңрак 159нчы маддәгә үзгәрттеләр ("акча белән бәйле хәрәмләшү").
  • Finiko эшендә җиде кеше гаепләнә. Бу - пирамиданы оештырган Кирилл Доронин (ул хәзер тикшерү изоляторында), аның өч партнеры - Зыгмунт Зыгмунтович, Эдвард һәм Марат Сабировлар. Соңгылары эзләүгә бирелде һәм соңгы мәгълүматларга күрә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши.
  • Ширкәт акча кертергә һәм ай саен 25-30 процент керем алырга тәкъдим иткән иде. Теләге булганнар "Тулы бәясенең 35 процентын гына түләп, машина яки күчемсез милек сатып ал" проектына акча кертә алды (кеше машина бәясенең 35 процентын түләргә тиеш булган, калган сумманы ширкәт күчерәчәк дип вәгъдә иткәннәр). Ахырдан "инесторларга" керемнәрен арттыру өчен башка кешеләрне дә җәлеп итәргә кушканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG