Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүл Финляндия татарлары белән очрашты


Финляндиядәге эшлекле сәфәре вакытында Төркия президенты Абдуллаһ Гүл Һельсинкидәге Татар мәхәллә йортын зиярәт итте.


Һельсинки - Финландия татар мәхәлләсе рәисе Окан Даһер Төркия президенты Абдуллаһ Гүл һәм президент хатыны Һайрүнниса Гүлне каршы ала

Финляндия президенты чакыруы белән Һельсинкигә килгән Төркия президенты Абдуллаһ Гүл: "Бу илдәге татарлар белән очрашу мине бик дулкынландырды, Финляндия президенты Тарья Һалонен дә очрашу вакытында миңа Финляндиядәге татарлар турында мактап сөйләде", дип әйтте.

Финляндия Татар мәхәлләсе, президент Гүл һәм аның хатыны Хәйренниса Гүл белән президент генераль секретары Мустафа Исән һәм хатыны хөрмәтенә аш мәҗлесе оештырды. Төркия кунаклары белән бергә аш програмында шулай ук мәхәллә әгъзалары да катнашты.


Финландия татар мәхәлләсе рәисе Окан Даһер чыгышында, президент Гүлне кунак итүдән бик шат булуларын әйтте. Татарларның Финляндиядәге эшчәнлекләре һәм тарихы турында сөйләгән Окан Даһер, милләтне һәм гөреф-гадәтләрне саклап калуда Фин дәүләтенең дә зур ярдәме булуын әйтте. Без һәрвакытта "экстремизмга каршы булдык, мәсьәләләр тыныч һәм гадел юллар белән чишелергә тиеш", дип әйтте.

Даһердан соң програмга чакырылган кунаклар алдында чыгыш ясаган Абдуллаһ Гүл: "Үзегезнең миллилегегезне саклап калуыгыз, Финляндиягә айрым бер көч һәм төс өсти" дип әйтте. Гүл Финляндиягә ясаган элекке сәфәре вакытында да, Финляндиядәге мөселман татарларның үз телен, динен һәм мәдәниятен саклап калуына шаһит булуын телгә алды.


Гүл: “Бу якларда безнең мәдәнияткә якын милләт әгъзаларының үзләрен саклап калуын күрү безне горурландыра”, диде.

Президент Гүл, татар җәмәгатчелегенең Финляндия белән Төркия арасында икътисади, мәдәни һәм туризм өлкәсендә күпер вазифасын үтәвен һәм ике арадагы мөнәсәбәтләрне көчләндерүдә зур роль уйнавын әйтте.


XS
SM
MD
LG