Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайсы татар җиңәр?


Соңгы елларда татарны спорт уеннары дөньяга таныта һәм үзара берләштерә башлады. Финляндия яшәүче татарлар да Казанга футбол уйнарга килә.

Төрле илләрдә яшәүче татарлар арасында футбол уены 7 июнь көнне Казанның Динамо спорт мәйданында үтәчәк. Финляндия данын “Йолдыз”, Татарстанныкын “Fairplay” такымы яклаячак.

Әмма Финляндиядән татарларның Казанга футбол уйнарга килүе – бер сәбәп кенә. Алар татар мәдәнияте белән танышырга, милләттәшләрен күреп китәргә килә, ди Әмир Вафин.

Әмир үзе дә Финляндиядән. Менә бер ел инде Казан дәүләт университындында урыс һәм татар телләрен үзләштерә. Нәсел тамырлары Түбән Новгород якларына барып тоташа.

“Әлеге вакыйга тарихта беренче мәртәбә. Безнең егетләр Финляндиядән килеп, Казаннарга каршы футбол уйный. Алар арасында Казанда бер тапкыр да булмаучылар да бар. Футболның төп максаты – күрешү, аралашу”, ди Әмир.

Йолдыз командасы

Финляндиянең “Йолдыз” такымы моннан 60 ел элек оешкан. Финляндия татарларының мәхәлләсе җитәкчелегендә эшләп килә. Хәзер яшь татарларны туп уйнарга футболчы Атик Исмаил да өйрәтә икән. Ул Финляндиянең төп футбол такымында да уйнаган.

“Йолдыз” да футбол гына уйнамыйлар. Татар яшьләре арасында башка спорт чаралары да үткәрәләр. Кышларын татарлар өчен спорт үзәкләре дә оештыра. Христианнарның Раштуа бәйрәме вакытында спорт көне дә була. Зур спорт үзәгебез дә бар”, ди ул.

Казан ягыннан уйнаячак “Fairplay” такымы Татарстандагы татар-төрек мәктәпләрен тәмамлаучылардан тупланган. Аны Айрат Гатиятов җитәкли.

Аның сүзләренчә, чит илдә яшәүче татарлар белән футбол уены оештыру бик зур вакыйга.

“Уенда бик җиңәсе килә ннде. Әмма оттырсак та борчылмыйбыз. Без аларга Казаннарның кунакчыллыгын күрсәтергә тиеш”, ди Айрат Ганиятов.

Казан өчен уйнаячак футбол такымы уенчыларының 80% татарлардан тора. Бөтенесенең дә диярлек татар, ннглиз телләрен белүен искәртә Ганиятов.

Татарлар арасында футбол уены оештыруны Финляндиядәге татарлар тәкъдим итә. Бу фикерне татар конгрессы тормышка ашыруда булышлык күрсәтә. Кунаклар Казанга 4 июньдә үк киләчәк.

Алар Татарстан башкаласында урнашкан Тукай музеенда, Камал театрында, Казан Кирмәнендә булырга җыена. 8 июнь көнне Болгар шәһәре тыюлыгына сәяхәт тә оештырылачак.

Казанга футбол уйнарга 15 татар егете килә. Аларның күбесе өйләнмәгән икән.

“Элек Казан якларыннан кызлар ала торган булганнар. Футбол карарга егетләр, өлкәннәр килсен. Әмма анда Казан кызларын да күрәсе, сөйләшәсе иде”, ди Әмир.

Татарлар арасында футбол уены Динамо мәйданында сәгать 2-дә башланып китә. Футболдан соң “Казан” милли мәдәни үзәгендә Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге дә булачак.
XS
SM
MD
LG