Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читтәге татарлар милли үсешкә өлешен керттеме?


Финляндия татарлары мәдәни оешмасының 75 еллыгына багышланган бәйрәм, 18 апрель 2010 ел.
Финляндия татарлары мәдәни оешмасының 75 еллыгына багышланган бәйрәм, 18 апрель 2010 ел.

“Азатлык” радиосының интернет сәхифәсендә “Читтәге татарлар милләт үсешенә өлеш керттеме” дигән бәхәс башланып китте. Финляндиядә яшәүче татарлар белдерелгән гаепләүләр белән килешми.

Бәхәс Финляндия татарлары мәдәни оешмасының 75 еллыгы уңаеннан башланып китте. “Азатлык” форумында тәнкыйть белдергән Зөлфия Кадыйр, Финляндия татарлары үзләрен генә саклап кала алды, татар халкы хәзинәсенә бернинди өлеш кертә алмады, дигән.

Ул: "Алардан бөек язучылар, галимнәр чыкмаган, Дәрдмәнд кебек Казанда мәчет салмаган, мәдрәсә ачмаган, газет нәшер итмәгән. Татарча да начар сөйләшәләр, нижгар мишәрләре, чын татар Идел-Уралда гына яши", дигән гәүпләүләр ташлый.

Форумчы бу фикерне Финляндиягә генә түгел, башка илләрдә яшәүче татарларга да атап әйтә.

Читтәге татарлар бу гаепләүләр белән килешми. Финляндия татар мәдәни оешмасы вәкиле, дөньяның төрле илләрендә яшәгән, хәзерге вакытта Финләндиядә гомер итүче журналист Фәридә Хәмит бу мәсьәләгә үз аңлатмасын бирде:

"Эммиграциядә оешып яшәү бик кыен. Финляндия татарлары оешмасы бик кечкенә. Ул 700-800 кешедән генә тора. Мәхәллә берничә авылдан килеп урнашкан кешеләрдән үсеп чыккан. 100 ел буе мондагы татарлар үзләрен сакларга тырыша. Мондагы көчле мәдәният, компьютерлар, фильмнар безне изә. Мондый шартларда үзеңне саклау бик авыр. Бу көрәшнең нәрсә икәнен монда яшәгән кешеләр генә белә.

Монда Дәрмәнд кебек байлар юк. Укыган кешеләр бар, инжинерлар, докторлар бар, әмма алар гади тормыш алып бара торган кешеләр. Чаралар да үз көче белән, өмә белән үткәрелә. Мөмкинлекләре булганда Казанга ярдәм итеп торалар, Казандагы бер балалар бакчасына ярдәм күрсәтүен беләм. Әмма монда миллионерлар юк.

Эммиграциядә яшәүче татарларның күбесен беләм, Нью-Йорктагыларын да, Калифорниясен дә, Төркиядәгеләрен дә беләм. Миңа калса, иң оешып яшәүчеләр - Финляндия татарлары.

Галимнәргә килгәндә, читтәге татарлардан Төркиядәге Надир Дәүләт чыккан. Әйе, тукайлар чыкмады. Монда балалар фин мәктәбенә йөри, безне басучы чит ил мәдәнияте мохитендә яши, алар атнага бер тапкыр 45 минут тел һәм дин дәресен генә укый. Без өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Финляндиядә яшәүче татарларның, Арчадагы кебек татарча уку мөмкинлеге юк, аларның елга бер тапкыр балаларны 15 көнлек курсларга җибәрү форсаты гына бар. Боларны күз алдында тотканда читтәге татарлардан тукайлар чыгар, дип көтеп булмый.

Казанның үзендә дә күпме урысча сөйләшүче татар бар, беренче тапкыр Казанга барганда анда татарча сөйләшү бөтенләй юк иде”, диде Фәридә Хәмит.

"Азатлык"ның интернет сәхифәсендә бу мәсьәләдә Америка, Швеция һәм Идел-Урал татарлары да үз фикерен белдерә.

Финляндияге татар мәхәлләсендә биш буын татар үскән. Милли оешма эшен 75 ел элек башлаган. Җирле татарлар милләтне саклап калу максатында дини һәм милли бәйрәмнәргә багышлап милли чаралар үткәреп килә. Соңгы чараларның берсе – Дәрмәнд кичәсе булды. Татар оешмасында тел һәм дин дәресләре алып барыла. Финляндиядәге татарлар Казан белән гел элемтәдә тора, татар мәдәни оешманың үзешчән театры, музыка төркеме һәм “Йолдыз” футбол такымы бар.


Финляндия татарлары

ТRТ архивыннан: "Özü Türk" документаль фильмы (төрекчә)



Finlandia tatarlari

Tatars from Finland 2-нче өлеш

Tatars from Finland 3-нче өлеш
Tatars from Finland 4-нче өлеш

XS
SM
MD
LG