Майамида елның беренче Сабантуе узды
17 февраль узган бәйрәмгә 300дән артык кеше җыелды. 2015 елдан бирле ел саен узып килгән бәйрәмнең дәрәҗәсе үсә бара, ди аның оештыручылары һәм анда катнашучылар.
![АКШның Флорида штатында узган ялларда татарлар Сабантуена җыелды. Бу бәйрәм 2015 алдан бирле узып килә. Бары тик пандемия вакытында гына узмый калды. Бәйрәм күмәкләшеп "Туган тел"не башкару белән башланды.](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-85ca-08dc36974da3_w1024_q10_s.jpg)
1
АКШның Флорида штатында узган ялларда татарлар Сабантуена җыелды. Бу бәйрәм 2015 алдан бирле узып килә. Бары тик пандемия вакытында гына узмый калды. Бәйрәм күмәкләшеп "Туган тел"не башкару белән башланды.
![Сабантуйны Питтсбургта яшәүче эшмәкәр Илмир Әхмәтҗанов алып барды. Милли уеннарны да ул уйнатты. Мәсәлән, капчык киеп йөгерүдә башта ир-егетләр көч сынашты. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-a09d-08dc36977edf_w1024_q10_s.jpg)
2
Сабантуйны Питтсбургта яшәүче эшмәкәр Илмир Әхмәтҗанов алып барды. Милли уеннарны да ул уйнатты. Мәсәлән, капчык киеп йөгерүдә башта ир-егетләр көч сынашты.
![Алардан хатын-кызлар да калышмады. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-4c23-08dc36976d49_w1024_q10_s.jpg)
3
Алардан хатын-кызлар да калышмады.
![Аннары бу уенда катнашам дип балалар да тезелде, алар да капчык киеп тиз итеп сикереп килүдә үзара ярышты.](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-1d80-08dc369768ae_w1024_q10_s.jpg)
4
Аннары бу уенда катнашам дип балалар да тезелде, алар да капчык киеп тиз итеп сикереп килүдә үзара ярышты.
![Аркан тарту. Бу уенда такымнарга бүленеп ирләр дә, хатыннар да көч сынашты. Ә бу - балаларның бәйгедә катншкан мизгеле. Йә, тартып чыгара алалармы инде?!](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-055f-08dc369fe7e0_w1024_q10_s.jpg)
5
Аркан тарту. Бу уенда такымнарга бүленеп ирләр дә, хатыннар да көч сынашты. Ә бу - балаларның бәйгедә катншкан мизгеле. Йә, тартып чыгара алалармы инде?!
![Быелгы Сабантуйда балаларга зур игътибар булды. Мәсәлән, алар татарча театр куйды. Төрле рольләргә кереп тамаша күрсәтте.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-5393-08dc36974dae_w1024_q10_s.jpg)
6
Быелгы Сабантуйда балаларга зур игътибар булды. Мәсәлән, алар татарча театр куйды. Төрле рольләргә кереп тамаша күрсәтте.
![Шулай ук алар өчен остаханә дә оештырылды. Нәниләр кәгазьдән читекләр, түбәтәй һәм калфаклар кисте, аларны төсле милли бизәкләр белән бизәде.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-98a8-08dc369806c9_w1024_q10_s.jpg)
7
Шулай ук алар өчен остаханә дә оештырылды. Нәниләр кәгазьдән читекләр, түбәтәй һәм калфаклар кисте, аларны төсле милли бизәкләр белән бизәде.
![Һава тутырып кабартылган тау да куелды, балалар аннан шуып күңел ачты.](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-c27a-08dc36974d99_w1024_q10_s.jpg)
8
Һава тутырып кабартылган тау да куелды, балалар аннан шуып күңел ачты.
![Чәкчәксез нинди сабантуй булсын? Бәйрәм ризыгы белән һәр кеше сыйлана алды. Шулай ук Сабантуйга махсус пылау да, өчпочмаклар да әзерләнде. Тамак шулар белән ялганды, ә самовардан чәй белән сыйлану бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дәвам итте.](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-254c-08dc369ff0c3_w1024_q10_s.jpg)
9
Чәкчәксез нинди сабантуй булсын? Бәйрәм ризыгы белән һәр кеше сыйлана алды. Шулай ук Сабантуйга махсус пылау да, өчпочмаклар да әзерләнде. Тамак шулар белән ялганды, ә самовардан чәй белән сыйлану бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр дәвам итте.
![Сабантуйга һәр кеше милли киемнән килергә тырыша. Менә бер чибәр ханым башкорт җиләне белән истә калды.](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-3dc9-08dc369fe7e0_w1024_q10_s.jpg)
10
Сабантуйга һәр кеше милли киемнән килергә тырыша. Менә бер чибәр ханым башкорт җиләне белән истә калды.
![XXI гасырның калфаклы, камзуллы татар кызлары. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-8654-08dc369fe7e2_w1024_q10_s.jpg)
11
XXI гасырның калфаклы, камзуллы татар кызлары.
![Флорида штатында узган Сабантуйга 300дән артык татар килгән. Керү бушлай түгел, һәр кешедән - 40 доллар. Әмма оештыручылар да, катнашучылар да бу Сабантуйның дәрәҗәсе барлыгын аңлата дип сөйләде. Бәйрәмдә катнашыр өчен Американың төрле штатларыннан да киләләр. Бу фотога барысы да сыеп бетмәде диләр. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-78f8-08dc3697f79f_w1024_q10_s.jpg)
12
Флорида штатында узган Сабантуйга 300дән артык татар килгән. Керү бушлай түгел, һәр кешедән - 40 доллар. Әмма оештыручылар да, катнашучылар да бу Сабантуйның дәрәҗәсе барлыгын аңлата дип сөйләде. Бәйрәмдә катнашыр өчен Американың төрле штатларыннан да киләләр. Бу фотога барысы да сыеп бетмәде диләр.