Accessibility links

Кайнар хәбәр

FT: Украина АКШ белән Согуд Гарәбстанында күрешүдә "атышны өлешчә туктатуны" тәкъдим итәчәк


Украина АКШның күзләү белешмәләрен тапшыруны һәм хәрби ярдәм бирүне торгызуына өмет итә. Моның өчен ул Русиягә еракка очучы дроннар, ракетлар белән һөҗүмнәрен һәм Кара диңгездәге хәрби хәрәкәтләрне туктатуны тәкъдим итмәкче диелә.

11 мартта Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Украина белән АКШ вәкилләре очрашыр дип көтелә.

Financial Times басмасы түрәләргә сылтама белән язуынча, сөйләшүләрдә Украина ягы АКШны күзләү белешмәләрен тапшыруны һәм хәрби ярдәм бирүне яңадан башларга күндерергә тырышачак. Моның өчен Киев Русиягә еракка очучы дроннар, ракетлар белән һөҗүмнәрен һәм Кара диңгездәге хәрби хәрәкәтләрне туктатуны тәкъдим итәргә әзер, диелә.

FT-га бер украин түрәсе әйтүенчә, Киев хәзерге вакытта АКШ белән арасын җайларга тели.

Җиддәдәге очрашуда Америка ягыннан Дәүләт департаменты башлыгы Марк Рубио, дәүләт иминлеге киңәшчесе Майк Уолтц, Трампның Якын көнчыгыштагы илчесе Стив Уиткофф булачак. Украина вәкилләренең төркемен президент офисы башлыгы Андрей Ермак җитәкләячәк.

Узган атнада АКШ Украинага күзләү белешмәләрен бирүдән туктады, шулай ук Русия белән "тынычлык сөйләшүләренең көне расланганга кадәр" Украинагахәрби ярдәм бирүне туктатты. Аерым алганда Украина Maxar иярчен рәсемнәрен ала алмый башлады һәм Американың F-16 хәрби очкычларына техник ярдәм күрсәтелмәячәге әйтелде.

9 мартта президент Дональд Трамп АКШ УКраина белән күзләү белешмәләре алмашуны "торгызды диярлек", дип белдерде. Ул Киев белән булачак сөйләшүләрдә "яхшы нәтиҗәләр" көтүен әйтә.

Ике Америка түрәсенә сылтама белән Reuters агентлыгы язуынча, АКШ Согуд Гарәбстанындагы очрашуда Украинаның сугышны бетерү өчен "Русиягә саллы юл бирүләргә барырга әзерме икәнен" аңларга тели.

Ярдәм бирү туктатылганнан соң, Украина президенты Владимир Зеленский украин хакимиятләренең файдалы казылмалар турындагы килешүне "теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди уңайлы форматта" имзаларга әзер булуы турында белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG