Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйрактан китәргә әзерләнә


АКШ саклану министры Роберт Гейтс Гыйрактан АКШ көчләре киткәч илдә тынычлык булдыру эшләре белән Багдадка килде. Гейтс көрд җитәкчелеге белән очрашыр өчен Кәркүккә дә бара.

Израил һәм Үрдүннән соң АКШ саклану министры Роберт Гейтс ике көнгә Гыйракка килде.

Югары дәрәҗәдәге АКШ рәсмиләренең Гыйракка килү вакытлары гадәттә иминлек сәбәпләреннән алдан игълан ителми. Бу юлы да Гейтсның очкычы алдан хәбәр итмичә Багдадның көньягындагы АКШ хәрби базага төшеп утырды.

Премьер-министр Нури әл-Мәлики һәм саклану министры Габдел Кадыйр Ясим белән очрашуда сүз беренче чиратта иминлек турында барачак, дип хәбәр ителде.

Вашингтон АКШ гаскәрләре Гыйрактан киткәч җирле хәрби көчләренең иминлекне сакларлык хәлдә булуын тели. АКШ үз көчләрен Гыйрактан 2011 елның азагына кадәр чыгарып бетерергә җыена.

Багдад үзенең хәрби һава көчләрен ныгыту өчен АКШта җитештерелгән F-16 хәрби очкычларын сатып алачагын белдергән иде. 2002 елга кадәр Гыйрак 96 очкыч сатып алырга җыена. Барлыгы АКШ Гыйракка 9 миллиард долларлык корал, шул санда танклар, боралаклар һәм башка төрле хәрби җиһаз сатырга тели.

Вашингтон Багдад-Кәркүк бәхәсенә “гадел” чишелеш эзли

АКШ саклану министры Гейтс Гыйракның көрд автоном хөкүмәте җитәкчелеге белән дә очрашырга җыена. Вашингтонны Багдад белән Кәркүк арасында нефть һәм җир мәсьәләләрендә барган бәхәс борчый.

Каршылыклар тудырган мәсьәләрнең берсе шулай ук Багдадның көрд төбәгеннән көрд хәрби көчләрен алып анда көрд булмаган гаскәрләрне урнаштыруы. Көрд рәсмиләре Багдад моны көрд төбәген көчсезләндерү өчен махсус эшли, дип саный.

Вашингтон Гыйракта милләтара һәм мәсхәбара низаклар бетми торып илдә иминлек урнашмаячак, дип белдерә.

Роберт Гейтс АКШ Гыйрак шәһәрләреннән 30 июньдә үз гаскәрләрен чыгарганнан бирле илгә килгән АКШның югары дәрәҗәдәге икенче рәсмие булды. Июльнең 4дә Багдадта АКШ вице-президенты Джо Байден булып китте.
XS
SM
MD
LG