Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Германия коралын Русиягә һөҗүм иткәндә куллану рөхсәтен алды


Германиянең Panzerhaubitze 2000 үзйөрешле артиллерия корылмасы
Германиянең Panzerhaubitze 2000 үзйөрешле артиллерия корылмасы

Берничә атна элек Русия Харьков өлкәсендә һөҗүм итә башгач, Берлинның карашлары үзгәргән.

Германия үзендә җитештерелгән коралларны Украинага Русия җирләрендәге һәдәфләргә кулланырга рөхсәт итми иде, хәзер исә бу чикләүләрне бетергән.

Бу хакта бүген, 31 майда Германия хөкүмәте вәкиле Штеффен Хебешрайт белдерде.

Аның әйтүенчә, берничә атна элек Русия Харьков өлкәсендә һөҗүм итә башгач, Берлинның карашлары үзгәргән. "Соңгы атналарда Русия Харьков тирәсендәге позицияләреннән һөҗүм итте, аерым алганда чиккә якын җирләрдән. Халыкара хокукка ярашлы, Украинаның бу һөҗүмнәрдән сакланырга хакы бар", дип искәртте Хебешрайт.

АКШ президенты Джо Байден хакимияте дә Русиядәге һәдәфләргә һөҗүм иткәндә америка коралын куллану чикләүләрен бетерде. Моны хакимияттә рәсми расладылар. Шулай да бу бары тик Харьков өлкәсенә терәлеп тора торган урыннарга гына кагыла. Русиянең халыкара танылган җирләренә әйтик ATACMS ракетлары белән һөҗүм итүне Вашингтон әле дә хупламый.

Соңгы атналарда Украина хакимиятләре Көнбатыштан килгән коралларны куллануга чикләүләрне бетерергә кирәк дип әйтеп килә.

Украина президенты Владимир Зеленский The Guardian-га әңгәмә бирде, ул Русия эчендәге объектларга һөҗүм итү өчен АКШтан еракка очучы ракетларны кулланырга рөхсәт сорады. Бу Русиянең җәзасызлык хисен бетерү өчен кирәк, ди ул. АКШ рөхсәт итмәсә, Украина Русиядәге һәдәфләргә башка илләрнең ракетларын да очырта алмаячак, мәсәлән Британиянекен, дип искәртте Зеленский. Элегрәк Британия дә үз коралын куллануга чикләүләрне бетергән иде. Тик аларны тулысынча ирекле кулланырга ярый дигән сүз түгел, дигән Украина президенты.

НАТО баш сәркатибе Йенс Столтенберг бу чикләүләрне бетерү турындагы чакыруларны хуплады.

  • НАТОның кайбер илләре, аерым алганда Италия белән Испания киресенчә, бу чикләүләрне яңадан карарга әзер булмауларын әйтте. Көнбатыштагы кайбер лидерлар һәм сәясәтчеләр Украина Көнбатыш коралы белән Русиягә һөҗүм итә башласа, низаг куерырга мөмкин, Русия хәтта атом коралы кулланырга мөмкин, ди.
  • Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин да атом коралы куллануга төрттерде, ә аның Иминлек шурасындагы урынбасары Дмитрий Медведев бу хакта ачыктан ачык язып чыкты. Медведев беренче тапкыр гына болай эшләми.
  • Столтенберг һәм НАТОның башка вәкилләре Русиядәге һәдәфләр өчен Көнбатыш коралын кулланы НАТОны сугышучы тарафка әйләндерми, дип белдерә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG