Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан башлыгы Украинадагы сугыштан "дистәләгән мең" кеше кайтачак дип белдерде


Радий Хабиров
Радий Хабиров

Башкортстан Украинадагы сугышта үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында тора. Моны журналистларның бәйсез тикшеренүләре күрсәтә.

Башкортстан башлыгы Радий Хаәбиров республикага Украинадагы сугыштан дистә меңнәрчә кеше кайтачак дип белдерде. Бу хакта ул 12 гыйнварда хөкүмәт киңәшмәсендә кайткан сугышчыларга ярдәм итү үзәкләре темасы күтәрелгәндә сөйләде. Мондый үзәкләр һәр шәһәрдә булырга тиеш диде ул.

"Хәрбиләр кайтачак. Өч меңнән артыгы кайтты инде. 77% эшкә урнашты. Калган 23% кайда? Аларны күзәтергә кирәк. Әлегә өч мең. Дистәләгән мең булачак. Хәрбиләрне каршы алырга әзерләнергә кирәк. Әзерме без? Уйларга кирәк, - дигән Хәбиров. Аның сүзләрен Башинформ дәүләт агентлыгы китерә.

Башкортстан вице-премьеры Руслан Хәбибов Украинага каршы сугыштан кайтучыларның 86,3% - диспансеризация, 25% - реабилитация узган, 77,8% эшкә урнашкан дип сөйләде.

Хәбибов сүзләренчә, муниципалитетларга ярдәм үзәкләрен булдыру һәм элекке хәрбиләрне эшкә урнаштыруга өстенлек бирелә.

Башкортстаннан Русиянең Украинада алып барган сугышында күпме кешенең катнашуы билгеле түгел. Шул ук вакытта республика сугышта үлемнәр саны белән Русиядә беренче урында тора. Моны журналистларның бәйсез тикшеренүләре күрсәтә. Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан җыйган мәгълүмларга күрә, Башкортстаннан кимендә 8746 кеше һәлак булган.

Республика шулай ук күптән түгел Украинадагы сугышка ихтырия булып китүчеләр өчен бер тапкыр биреләү торган түләүне 1 млн сумга кадәр күтәрде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG