Windows програмындагы глобаль төзексезлекләр аркасында дөньяның төрле илләрендә һава аланнары, вокзаллар, банклар һәм башка оешмалар эшләми.
Бу төзексезлекләр Төркиянең, Американың, Һиндстан һәм Австралиянең һава ширкәтләренә, Германия белән Испаниянең һава аланнарына, Британиянең тимер юл вокзалларына кагылган. Sky News телеканалы эфирын алып бара алмаган. Берлин һава аланы очышлар тоткарлануын җиткерә. Австралиядә яшәүчеләр банк әсбапларын куллана алмый.
Microsoft оешмасы Windows системындагы төзексезлекләр CrowdStrike антивирусын яңартканда чыккан хаталар белән бәйле дип хәбәр итте. Ширкәт аңлатуынча, бу кибер-һөҗүм булмаган һәм хәзер "моның нәтиҗәләрен йомшарту өчен чаралар" күрелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум