Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның иң зур мәчете кайда?


Җомга көнне Грозныйда яңа мәчет ачылды. Чечен рәсмиләре аны "Европаның иң зур мәчете" ди. Кадыров исемен йөртәчәк мәчеттә берьюлы 10 мең кеше гыйбәдәт кыла ала.


Җомга көнне Чечня башкаласында яңгыр яуып торуга карамастан, мәчетне ачу тантанасына меңләгән кеше килгән, шул исәптән чит ил кунаклары. Төрле илләрдән 200-ләп рухани катнашкан. Тасмалар кисеп тормаганнар, аның урынына чеченнар зикр әйтеп, барабан кагып, үзләренең әйләнү йоласын башкарган.

Яңа мәчет Чечняның Мәскәү тарафлы беренче президенты, заманында мөфти булган мәрхүм Әхмәт Кадыров исемен йөртәчәк. Аның улы, республиканың хәзерге президенты Рамзан Кадыров бу мәчетне бар мөселман өммәтенең горурлыгы дип атады.

"Бу бар мөселман өммәтенең горурлыгы, бу безне шатландыра, чөнки без чын мөэминнәр", - диде Рамзан Кадыров.

Яңа мәчет заманында партия бинасы торган урында төзелгән. Мәйданы - 5000м2.

62 метрлы дүрт манара шәһәрнең һәр почмагыннан күренә. Мәчет 3 ел төзелгән. Чыгымнар $20 миллион тәшкил иткән. Атнакич көнне Кадыров аны Русиянең хөкүмәт җитәкчесенә күрсәтте.

"Мондый мәчет белән чечен халкы гына түгел, Русиянең бар мөселманнары горурлана ала, - диде Владимир Путин. – Бу бар мөселман дөньясына зур бүләк."

Узган атнадагы зилзилә зыянын күрергә дип Чечняга килгән Путин үзе исемендәге урамны да күреп киткән.

Путин өчен җанын фида кылырга әзер булуын һәрдаим кабатлап торган Рамазан Кадыров башкаланың Җиңү проспектына Путин исемен бирү турында карар чыгарган иде. Путин проспекты Әхмәт Кадыров исемендәге мәйданга барып тоташа.


Бүген ачылган яңа мәчет "Чечнә йөрәге" дип аталган 14 гектарлы комплексның үзәге булачак. Мәчеттән тыш анда тагын ислам университеты, мөфтият, китапханә, мәдрәсә, тулай тораклар урнашачак.

Ачылу тантансында Кадыров, моңа кадәр Грозный халкының бер төп мәчеттә гыйбәдәт кылу мөмкинлеге юк иде, ә бу һәр ислам дәүләтенә хас, дигән сүзләр әйтте.



Чечен рәсмиләре яңа мәчетне иң зур гына түгел, иң матур дип тә атый. Диварга эчтән дә тыштан да затлы мәрмәр тезелгән. Эчке бизәлешне төрек осталары башкарган. Корьән аятләре һәм бизәкләр алтыннан сызылган. Түшәмгә эленгән 36 кандил исламның өч мөкатдәсен, Мәккә, Мәдинә һәм Иерусалем мәчетләрен хәтерләтә.

Моңа кадәр Европаның иң зур мәчете дип Казандагы Кол Шәриф мәчетен атаучылар да бар иде. 2005 елда ачылган Кол Шәриф мәчетендә берьюлы мең-ярым кеше гыйбәдәт кыла ала.


Аның төзелеше 9 елга якын барды. Кол Шәрифне халык күтәрде диергә була. Төзелеш 400 миллион рублгә төшкән. 40 меңнән артык кеше һәм оешмалар хәйрия акчасы биргән.

Чечен рәсмиләре бүген Грозныйда ачылган мәчетне Европаның иң зур мәчете дип атый. Әммә, Европада 10 мең кеше сыйдырышлы башка мәчетләр дә бар. Мисал өчен, шундый мәчетнең берсе 2003 елда Лондонда ачылды.

Тагын бер шундый зур мәчетле ислам үзәге бу көннәрдә Германиянең Көлн шәһәрендә төзелә.



XS
SM
MD
LG