Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Кавказда хезмәттәшлекне ныгытырга омтыла


Европа Берлеге Грузия, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан белән якынрак мөнәсәбәттә торачагын игълан итте. Яңа уртак килешү кысаларында Европа элекке 3 совет иле белән икътисади һәм сәяси хезмәттәшлек сөйләшүләрен башлый.

Европа Берлеге Кавказ илләре белән хезмәттәшлекне арттыру турында сөйләшүләрне башлый. Берлек Грузия, Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан белән рәсми уртак килешү имзалаячак.

Бу уртаклык килешүе Көнбатыш илләре белән Кавказ илләре арасында икътисади һәм сәяси бәйләнешне ныгытуны күз алдында тота. Әгәр килешү гамәлгә ашса, Европа Берлеге бу илләргә визасыз сәяхәт итү һәм ирекле сәүдә мөмкинчелекләре тәкъдим итә ала.

Европа Берлеге югары вәкиле Катрин Аштон, әлеге карар белән Грузиянең Кара диңгез ярындагы Батумда таныштырды.

"Хезмәттәшлек төбәк тотрыклыгы өчен файдага"

Грузия президенты Михаил Саакашвили белән бергә очрашуы вакытында чыгыш ясаган Аштон, Грузия белән Европа арасында мөнәсәбәтләрне арттыруның Грузиянең демократик омтылышына яхшы тәэсир итәчәген әйтте.

Аштон фикеренчә, бу уртаклык килешүе шулай ук төбәктә озын мөддәтле тотрыклык һәм татулык урнаштыру өчен дә мөһим адым булып тора.

Европа моннан элек Украина һәм Молдова белән дә охшаш уртак килешү сөйләшүләрен башлаган иде.

Грузия башлыгы Саакашвили дә үз чыгышында килешү турында сөйләшүләрнең башлауның Көнбатыш белән бәйләнешләрне ныгыту омтылышында мөһим адым булуын ассызыклады.

Грузиянең Европа иле булуын әйткән Саакашвили, "реформаларда беренче максат Кавказда беренче Европа дәүләте булу", диде.

АКШ һәм ЕБ Грузия бердәмлеген яклый

АКШ һәм Европа Берлегенең соңгы арада Русия белән бәйләнешләрен ныгыта башлавы Грузиядә борчылу уяткан иде.

Грузиянең бу кайгысы АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм Европа Берлеге югары вәкиленең бу илгә булган сәфәрләреннән соң басылды.

Клинтон кебек Европа рәсмиләре дә, очрашулар вакытында үзләренең Грузиянең җир бердәмлеген яклауларын белдерде.

Франция тышкы эшләр министры Бернард Кушнәр: "Европа Берлегенә кем әгъза буласын Русия карар бирми, без берлек белән уртак сөйләшүләрен дәвам иттерү өчен Грузиягә һәрдаим ярдәм күрсәтәчәкбез", диде.
XS
SM
MD
LG