Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә ясалма чикләр


Грузия президенты Саакашвили кайбер көчләрнең Грузиядә ясалма чикләр булдыру тырышлыгына басып ясап, дөнья илләрен моңа битараф калмаска чакырды.

Нью-Йорктагы гомум җыенда чыгыш ясаган Грузия президенты Михаил Саакашвили, Европада элекке Берлин диварына охшаш яңа "ясалма дивар" куркынычы турында әйтте.

"Безнең җирләрнең 1/5 өлешен каерып алган дивар, аны Европадан аера. Диварның икенче ягына басым һәм курку хөкем сөрә. Һәм бу ясалма дивар Европа дәүләтләре таныган чикләрне дә юкка саный", диде Саакашвили.

Саакашвилинең әлеге ясалма дивар дигәне, Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген яклаган Русиянең аны Грузиядән аеру омтылышын аңлата иде.

Русия-Грузия арасында кабынган низагтан соң, былтыр бу ике төбәк үз бәйсезлеген бер тарафлы буларак игълан иткән иде.

Русия аларның бәйсезлеген беренче булып таныды һәм беректәш илләрдән дә алар бәйсезлеген танырга сорады. Хәзер Никарагуа белән Венесуэла Абхазия белән Көньяк Осетиянын бәйсезлеген таный.

Саакашвили былтыргы низагта шулай ук Русияне гаепләде.

"Бүген бу вәхшилекләр урынсыз, халыкара тәртипкә каршы килә. Безне хәрби көч кулланылу, милләтнең юкка чыгуы, кеше хокукларының бозулуы һәм канунсыз ил җирен басып алу борчый", диде.

Саакашвили Грузиянең ике төбәгендәге күңелсез хәлләр турында сөйләгәндә, Көньяк Осетиягә өстәмә басым ясады.

Көньяк Осетия җитәкчесе Эдуард Кокойты исә узган ел Русия белән чыккан низагта Грузияне гаепләгән иде.
Низагдан соң ясаган белдерүендә ул, Көньяк Осетиянын моннан соң беркайчан да Грузиянең өлеше була алмаячагын әйтте.

Европа арадашчылыгында булдырылган атышларны туктату килешүенә карамастан, Русиянең меңләгән хәрбие әле Көньяк Осетиядән чигенмәде. Низаг җирендә дистә меңләгән халык әле үз җирләренә кайта алмый.

Саакашвили грузия халкының үз бәйсезлегенә һәм җир бөтенлегенә тугры булуын ассызыклады:

"Грузия халкы үз иле эчендә яңа бүленешне кабул итми һәм киләчәктә дә итмәячәк. Аларның бу карары үзгәрмәс", ди.

Русия президенты Дмитрий Медведев исә, җыен алдыннан ясаган бер чыгышында, Саакашвили сәясәтен канунсыз дип атады:

"Русия киләчәктә Грузия хакимияте, иле һәм аның җитәкчелеге белән яхшы мөнәсәбәттә торыр. Ләкин мин шәхсән президент Саакашвили белән бернинди мәсьәләдә дә сөйләшергә теләмим. Ул үз халкына һәм осетия белән абхаз халкына каршы җинаять кылды", диде.
XS
SM
MD
LG