Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиянең виза режимын бетерү адымы Кремльне ачуландырды


Zemo Larsi (Верхний Ларс) чик буе
Zemo Larsi (Верхний Ларс) чик буе

Тифлиснең берьяклы Төньяк Кавказ җөмһүриятләренә виза режимын бетерү карары Кремльне ачуландырды. Чик буенда яшәгән халык Русиядән дә охшаш адым көтә.

Грузияле Лали Пицхелаури сеңлесеннән әллә ни еракта яшәмәсә дә, ике кардәш бер-берсе белән инде бер дистә елдан бирле күрешә алмый.

Пицхелаури Русия чик буена якын Степацминда авылында бәләкәй бер кунакханәдә хуҗалык итә. Аның сеңлесе чикнең икенче ягында - Төньяк Осетия башкаласы Владикавказда яши.

Пицхелаури һәм аның сеңлесе Мәскәү белән Тифлис арасында озак вакыттан бирле дәвам иткән киеренке вәзгыять корбаны. Грузия президенты Михаил Саакашвилиның Русия тәэсиреннән аерылып, НАТОда әгъза булу омтылышы бу ике ил арасында зур сәяси упкын тудырды.

2006 елда Грузия хакимиятенең шпионлыкта гаепләп дүрт Русия ватандашын кулга алуыннан соң, мөнәсәбәтләр киеренке хәлгә әйләнде. Бу хәлдән соң ике ил арасындагы чик буе Земо Ларси ябылды. 2008 елның августында биш көн дәвам иткән сугыш дипломатик бәйләнешләрне тәмам өзеп ташлады.

Соңгы тапкыр март аенда Русия белән Грузия чик буен яңадан ачарга килеште. Ләкин ике ил арасында дипломатик бәйләнешләрнең булмавы сәбәпле, русияләр яисә грузиннар өчен чикне узу мөмкин түгел иде.

Чикнең Русия ягындагы халыклар өчен бу хәл үзгәрә кебек. Грузия президенты Саакашвили Русиягә бәйле җиде Төньяк Кавказ иле ватандашларын Грузиягә визасыз керү хокукы таныган карарга кул куйды.

Шулай да визаларны бетерүне Тифлиснең Кремль белән мөнәсәбәтләрне җайга сала башлавын аңлатмый. Грузия эчке эшләр министры ясаган белдерү ике ил арасында барган киеренкелекне тагын да көчле чагылдыра. Анда "Төньяк Кавказлар хәзер эш, уку һәм ял итү кебек үз илләрендә ришвәтче федераль режим астында мәхрүм ителгән хокуклардан файдалану өчен Грузиягә килә ала" дип язылган.

Кремль ачулы

Кремль ягы моңа ачу белдереп, карарны "Русия халкын төрле категориягә бүлгәләү омтылышында алынган провакатив адым" дип атады.

Андрей Нестеренко
Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Андрей Нестеренко Грузия карары ике ил арасындагы киеренкелекне арттырачак дигән карашта тора:

"Русия Кавказ илләре белән күршелек мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм тынычлыкны урнаштыру омтылышында нык тора. Саакашвили әфәнде 2008 елдагы сугыш белән моны бозарга теләгән иде. Ул шул ук вакытта Русия белән мөнәсәбәтләргә дә зур зыян китерде. Бу хәл ике ил халкының элемтәдә тору мөмкинчелеге алдында киртә булды", ди.

Оппозиция бу адымга каршы

Кремльдән кала, Грузиядәге кайбер оппозиция башлыклары да бу адымга каршы чыга һәм аның ни дәрәҗә уңышлы булачагын сорау астына куя.

Грузиянең элекке парламент сүзчесе Нино Буржанадзе виза режимын бетерү фаҗигале нәтиҗәләр тудырырга мөмкин дигән карашта.

"Чик буендагы Русия сакчылары Грузия визасы булмыйча халыкның илдән чыгуына рөхсәт итмәскә мөмкин. Моңа өстәп, мондый карар Мәскәүгә Грузияне "террор төркемнәрен" җыюда гаепләү өчен форсат бирә ала", ди ул.

Шулай да, Грузия ягындагы халык мондый карарның бер як белән чикләнеп калуына ризасызлык белдерә. Алар Русия ягының да шундый ук адымга баруын таләп итә.
XS
SM
MD
LG