Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сабын” фильмын гарәпләр ник яраткан?


“Нур” фильмы күрсәтелә башлагач, гарәп илләре урамнары тынып кала икән. Барысы да, аеруча хатын-кызлар бар дөнья мәшәкатьләрен онытып, эшлисе эшләрен алдан эшләп куеп яки сонракка калдырып шул фильмны карарга дип телевизорга юнәлә.

Бөтен гарәп хатын-кызларын гашыйк иткән Мөһәннәд
Барлык хатын-кызлар фильмда төп рольны уйнаган төрекчә Куанч, ә гарәпкә тәрҗемә иткәч Мөһәннәд булган егеткә гашыйк.

Озын буйлы, зәңәр күзле, җирән чәчле егет үзенә ни белән тарта соң?

Ирләр беренче урында торган гарәп илләрендә хатын-кызлар беренче чиратта Мөһәннәднең үз хатынына бер дәрәҗәдә каравы, аңа карата булган ихтирамы җәлеп итә. Ягъни бу романтик фильмдагы тормышка гарәп илләрендә кызыгып һәм көнләшеп карыйлар.

Чөнки бу фильмдагы күренешләрнең кайберләре - гарәп илләрендә хыял гына булып кала. Аерым әйткәндә, ир кеше һәм хатын-кызның гаиләдә тигез хокуклары. Чөнки бу фильмда бу буйдан-буйга бара.

Ике мәдәният уртаклыгы

100дән артык сериядән торган фильм мода дизайнеры Нур исемле кыз һәм аның сөеклесе Мөһәннәд тирәсендә бара. Аларның гаилә тормышы, авырлыкларны бергә җиңүе чагыла. Бер карсаң гади генә, бөтен дөньяда таралган һәм башкалардан аерылмаган мәхәббәт турындагы сериал. Шул ук вакытта фильм төшерелгән Төркия дә мөселман иле булып санала. Мисал өчен, фильмда күрсәтелгәнчә, анда да ураза тоталар, никах мәҗлесе ата-бабалар тарафыннан оештырыла, ягъни 5 гасыр буе бергә яшәгән ике мәдәниятнең уртаклыгы, охшашлыгы чагыла һәм бу гарәпләргә зур тәэсир итә.

Моның белән бергә фильмда Төркиянең дөньяви тормышы да чагыла. Ягъни аш мәҗлесләрнең исерткеч эчемлекләр булуы, никахсыз җенси мөнәсәбәтләр, Мөһәннәднең Нурга никадәр тугрылыклы булуына карамастан, элек йөргән кызыннан баласы булуы, туганының бала төшерүе һәм башка күренешләр.

Мөселманнарга ят булган күренешләр

Фәләстыйндәге Берзәид университетында хатын-кызлар тормышын өйрәнә торган
кайбер галимнәр мөселманнарга ят булган күренешләрне карамаска чакыра.
профессор Ислахҗад бу фильм –башка төрле мөселманнар тормышын күрсәтә, ди. Моңа өстәп “Нур” фильмының продюссеры Кемаль Озун “Безнең Төркиядәге халык күбрәк дөньяви фикерлерәк, “ачыграк”. Һәм бәлки ул тамашачыны үзенә шул ягы белән тартадыр”, дигән фикердә тора.

Фильм гарәп тамашачысына тәрҗемә ителгәндә, кайбер дөньяви якларына цензура кертелсә дә, Согуд Гарәбстагы һәм Фәләстыйндагы кайбер галимнәр фильмны күрсәтүгә каршы чыга. Алар мөселманнарга ят булган күренешләрне карамаска чакыра. Алар кешеләрне үзгәрүгә китерә, ди.

Үрдүннән Фәләстыйнга туганнарын күрергә килгән 24 яшьлек Һеба Һамдан дигән кыз югары уку йортын бетергәч үк кияүгә чыккан һәм өйдә утырган. Әлеге фильмны карагач ул илһамланып эш эзли башлавын әйтә. Ул иренә мисал итеп фильмдагы төп герой Мөһәннәдне күрсәтә икән.

Фильм көтеп таң ата

Гыйззә Сызыгыннан алып Риядка кадәр бу фильм барганда кешеләр өйләреннән чыкмый. Балаларына да фильмдагы төп рольне уйнаучы Нур һәм Мөһәннәд исемен кушучылар күбәйгән.

Гарәп илләрендә балаларына Нур һәм Мөһәннәд исемен кушучылар арткан
Моннан тыш, фильм төшерелгән Истанбул ярындагы вилла хәзер туристларны йөртә торган исемлеккә кертелгән. Төркия белән танышырга килгән гарәпләрне шунда да алып баралар.

Согуд Гәрабстанындагы “Әл Рияд” газетасында бу фильм уңаеннан инде көлкеле каррикатурлара да чыгарыла башлаган. Мисал өчен, бер ир кеше минем Мөһәннәдкә ошыйсым килә дип хирургия операциясен ясатырга булган. Газета моны үзенә күрә үртәп бирә. Чыннан да төп герой Мөһәннәд үзенә җәлеп итәрлек егет - элекке баскетбол уенчысы һәм 2002 елны дөньядагы модель бәйгесендә җиңүче.

Гыйззә Сызыгында бу фильмны каравы шактый авыр, чөнки анда еш кына үт бетә. Һәм әгәр бу фильмны караганда да ут бетсә, алар инде таң алдыннан аның кабатлануы вакытында ут булмасмы дип көтеп утыра икән.

Ата-аналары тарафыннан үзе теләмичә кияүгә бирелгән 17 яшьлек баштан-аяк кара хиҗаптан булган Алаһамами: “Мин бу фильмны яратып карыйм, чөнки Нур бәйсез хатын. Бу сериал хатын-кызларга ышаныч бирә”, ди.

Фильмның кешеләргә тәэсире никадәр дәвам итәр әлегә билгесез. Сериал Рамазан ае керер алдыннан – 30 августта тәмамлана. Шул көннән башлап әлеге фильмны гарәп илләрендә күрсәткән MBC телеканалы гарәп традиционал тормышны чагылдырган һәм Рамазанда яратылып кара торган “Баб Әлһәра” сериалларын күрсәтә башлаячак.

------------------------------------------------




Нур фильмының гарәп "mbc" каналындагы таныту фрагменты,
сериальның оргиналн музикаcы белән

___________________________________________________________________
XS
SM
MD
LG