Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Руслан Сөнгатовны колониядән төрмәгә күчергәннәр

Руслан Сөнгатов
Руслан Сөнгатов

Сөнгатов 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән Руслан Сөнгатов Удмуртиядәге 8нче төзәтү колониясеннән "Владимирский централ" төрмәсенә күчерелгән. Ул хакта ОВД-Инфога Сөнгатов белән языша торган кеше хәбәр иткән. "Владимирский централ" Русиянең Владимир шәһәрендә урнашкан, анда аеруча куркыныч җинаятьләр кылган дип саналучы кешеләр утыра.

ОВД-Инфоның әңгәмәдәше Сөнгатовка карата уйдырма дәгъвалар күп булган ди.

2023 елның сентябрендә Руслан Сөнгатов колониядә аңа басым ясала дип сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, колониядә эшләүче Руслан Князев аңа туганнары белән язышырга ирек бирмәгән, намазлыкларын тартып алган, Сөнгатов өстеннән шикаятьләр, әләкләр язган.

  • 2020 елның гыйнварында Русиянең хәрби хезмәттәгеләрнең эшләрен караучы Югары мәхкәмә коллегиясе 2019 елның март аенда Идел буе хәрби мәхкәмәсе чыгарган карарны раслады: Руслан Сөнгатов 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде. Ул террор оешмасының эшчәнлеген оештыруда (РФ Җинаять кодексының 205.5нче маддәсе, 1нче бүлеге), террорчылык эшчәнлегенә өндәүдә (РФ Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1нче бүлеге), балигъ яшькә җитмәгән затны авыр җинаять кылуга өндәүдә (РФ Җинаять кодексының 150нче маддәсе, 4нче бүлеге) гаепле дип табылды.
  • "Хизб ут-Тәхрир" ислам фиркасен Русиядә террор оешмасы дип таныдылар. Аның әгъзаларын гаепләп реаль мөддәтләргә утырталар, бу гаепләүләрнең нигезендә аларның фатирларда очрашуы, дини әдәбият укулары һәм яңа әгъзалар китерүе тора. "Поддержка политзаключенных. Мемориал" проекты фикеренчә, әлеге фирканең Русиядә "террористик" дип танылуы кануни түгел. "Сова" тикшерү үзәге фирканең тыелуы нигезсез түгел, шулай да аның әгъзаларының, террорчылыкка кагылышлы башка төр җинаятьләрдә гаепләүләргә урын булмаган көенә, бу фиркагә катнашы булганы өчен генә эзәрлекләнүләре еш кына пропорциональ булмаган кырыс җәзаларга китерә дип саный.
  • "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" проектының 2023 елның 12 октябренә булган мәгълүматларына караганда, "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами"га бәйле рәвештә кимендә 380 кеше эзәрлекләнә, аларның 25е эзләүгә бирелгән. Кимендә 271 кеше хөкем ителгән, алырның 115е 15 елдан артык колония шартларына хөкем ителгән. "Мемориал" проекты "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами"га кагылышлы җәмгысе 289 кешене сәяси тоткын дип атый: 50се хөкем җәзасын үтәгәннән соң азат ителде, берсе вафат.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

​
XS
SM
MD
LG