Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы Галина Михалёва вафат


27 февраль кичендә озакка сузылган авырудан соң Галина Михалёва вафат булган. Ул "Яблоко" фиркасенең Гендер фракциясенә нигез салучы, хокук яклаучы иде. Михалёваның үлүе турында аның тарафдарлары хәбәр итте.

Галина Михалёва шулай ук Русия хатын-кызлар хәрәкәтен консолидацияләү Шурасын һәм "Яблоко" фиркасендә гражданлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек итү үзәген дә җитәкләп килде.

Михалёва 2006 елда булдырган Гендер фракциясе Русиядәге сәяси берләшмәләр арасында бердәнбер шундый структура булды, Михалёва үзе исә Русия хатын-кызларының хокукларын яклаучы буларак танылган иде һәм хөрмәт ителгән иде, диелә аның тарафдарлары тараткан кайгынамәдә.

"Михалёва хатын-кызлар өчен сәясәттә, җәмгыятьтә, эштә, гаиләдә тигез мөмкинлекләр өчен көрәште, ул гадел җәмгыятьнең нигезен нәкъ менә тигез хокуклар тәшкил итә дип ышанды", - диләр "Яблоко" фиркасендә.

Русия дәүләт һуманитар университеты профессоры, сәясәт фәннәре докторы Галина Михалёва Русиянең, Германиянең һәм Швейцариянең әйдәп баручы университетларында укытты, 300дән артык фәнни хезмәт авторы булды. Михалёва күп тапкырлар Азат Европа Радиосы тапшыруларының кунагы да булды.

"Галина Михайловнаның китүе - аны шәхсән белгән һәм аның идеалларын уртаклашкан кешеләр өчен зур кайгы. Әмма аның идеяләре һәм хезмәтләре безнең белән кала, ул үзе исә гаделлек һәм тигезлек өчен көрәшне дәвам итәчәк шәхесләрне алга таба илһамландырып торачак" - дип белдерде "Яблоко" фиркасе лидерлары Николай Рыбаков һәм Григорий Явлинский.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG