Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Idel.Реалии": Татарстан президентының улы Әлмәттәге Нефтьчеләр көненә 1,5 млн сумлык Rolex Daytona сәгате тагып килгән


Искәндәр (с) һәм Рөстәм Миңнехановлар Әлмәттәге Нефтьчеләр көнендә. 1 сентябрь, 2024 ел
Искәндәр (с) һәм Рөстәм Миңнехановлар Әлмәттәге Нефтьчеләр көнендә. 1 сентябрь, 2024 ел

Татарстан президентының балигъ булмаган улы халык янына кыйбатлы киемнәрдән беренче тапкыр гына чыкмый.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәр Әлмәткә, Нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре көненә 1,5 млн сумлык (15 700 евро) Rolex Cosmograph Daytona сәгате тагып килгән. Аның бәясен һәм моделен "Idel.Реалии" ачыклаган.

Президент үзе исә шушы ук көнне Google-ның смарт-сәгатен - Pixel Watch таккан булган. Казанда алар 30 мең сум тирәсе тора.

Татарстан президентының балигъ булмаган улы халык янына кыйбатлы киемнәрдән беренче тапкыр гына чыкмый. Мәсәлән быел җәй көне Казанда үткән Сабантуйга ул танылган брендлар - Cartier күзлеге белән Louis Vuitton-ның спорт аяк киемен киеп килгән иде. Андый күзлек Русиядә якынча 130 мең -140 мең сум тора. Ә аяк киеме - 1000-1200 доллар.

Былтыр "116.ру" басмасы егетнең намазга 300 мең сумлык Louis Vuitton киемендә килүен язган иде.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң түрәләр декларацияләрен чыгармый башлады, әмма аңа кадәр Татарстан президентының еллык кереме 7,7-8,9 млн сум булуы билгеле иде.
  • Мәсәлән 2021 елда Рөстәм Миңнеханов 8,6 миллион сум керем алган, ә 2020 елда - 8,2 млн сум.
  • 2021 елда аның хатыны 166,6 млн сум эшләгән, ә 2020 елда - 213,1 млн сум.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG