Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты боралак казасында һәлак булды. 50 көндә яңа сайлаулар узарга тиеш


Ибраһим Рәиси
Ибраһим Рәиси

Иран президенты Ибраһим Рәиси 19 май көнне Көнчыгыш Азәрбайҗанда боралак казасында һәлак булган. Бу хакта Иранның Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы Пир Хөсәен Коливанд хәбәр итте. Президент үлемен вице-президент Мохсен Мансури да раслады.

19 май көнне Рәиси һәм Иранның югары дәрәҗәле башка түрәләре боралакта илнең төньяк-көнбатышында, Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә очканнар. Боралак казага юлыккан, озак вакыт аны эзләү эшләре алып барылган.

Иран дәүләт телевидениесе хәбәренә күрә, боралак тау башына бәрелгән булган. Коткаручылар каза урынына барып җиткәч, юлчылар инде үлгән булган, дип хәбәр итте Кызыл Ярымай җәмгыяте башлыгы.

Президент белән бергә боралакта булган барлык кешеләр дә һәлак булган, шул исәптән Иранның тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдоллахиян, аятулла Мөхәммәт Али Але-Хашем, Иранның Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаяте губернаторы Малик Рәхмәти. Боралакта барлыгы 8 кеше булган.

Иран президенты вазифаларын вакытлыча беренче вице-президент Мөхәммәт Мохбер башкарачак. 50 көн эчендә илдә чираттан тыш президент сайлау узарга тиеш. Иранның югары җитәкчесе, аятулла Али Хаменеи ил белән җитәкчелектә "хилафлык булмас" дип белдерде.

Рәиси боралагы казага Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев белән бергә Көнчыгыш Азәрбайҗан вилаятендә яңа дамба ачылышы тантанасыннан кайтып барганда очраган.

Президент төркемендә өч боралак булган, икесе тиешле урынга вакытында барып җиткән. Эчке эшләр министры Әхмәт Вахиди сүзләренчә, начар һава торышы коткаручыларга фаҗига урынына тиз арада барып җитәргә комачаулаган. Каза урынында яңгыр яуган һәм көчле томан булган.

Каза урынында коткаручылар
Каза урынында коткаручылар

Рәиси вафатыннан соң ни булачак?

Иран Конституциясенең 131 маддәсенә күрә, президент үлгән очракта, аның вәкаләтләре беренче урынбасарга күчә. 2021 елдан бу вазифаны Мөхәммәт Мохбер башкара. Моңа кадәр ул Иранның элеккеге рухи лидеры аятулла Рухолла Хомейни күрсәтмәләрен үтәү штабы белән җитәкчелек итте.

50 көндә Иранда чираттан тыш президент сайлау узарга тиеш.

Иран дәүләт телевидениесе гадәти тапшыруларны туктатты. Футбол премьер-лигасы тапшырулары да күрсәтелми, Тәһран биржасы шулай ук эшләүдән туктады.

Халыкара реакция

Рәисинең үлеме белән бәйле рәвештә Гыйрак премьер-министры Мөхәммәт әл-Судани, Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев, Мисыр президенты Абдел Фаттах әл-Сиси, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Венесуэла президенты Николас Мадуро, Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян, Кытай тышкы эшләр министры Ван И, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев һәм ХӘМӘС экстремистик төркеме кайгы уртаклашты.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре президенты Мөхәммәд бин Заид Әл Нахайан әйтүенчә, бу авыр чорда ил Иранга яклау белдерә. Катар әмире шәех Тамим бән Хамад Әл Тани "Иран хөкүмәтенең һәм халкының кайгысын уртаклашабыз" диде. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Иранга "бу авыр һәм фаҗигале көннәрдә" ярдәм итәчәгенә ышандырды. Пакстанда матәм көне игълан ителде. Бу турыда премьер-министр Шахбаз Шәриф язды.

Лүбнәндә дә (Ливан) өч көнлек матәм игълан ителде.

Русия президенты Владимир Путин Рәисинең үлемен "зур фаҗига" дип атады һәм аны күренекле сәясәтче дип атады.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Ибраһим Рәисинең, Тышкы эшләр министры Хөсәен Әмир Абдуллахянның һәм аларны озатып йөрүчеләрнең үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты.

"Без бу күренекле сәясәтчеләрне үз ил мәнфәгатьләрен яклаучы, дәүләт һәм ватанга фидакарь хезмәт итү өчен үз гомерләрен кызганмаучы Ислам Республикасының чын патриотлары итеп истә калдырачакбыз. Русиядә Иран президенты Ибраһим Рәиси һәм Иран тышкы эшләр министры Хөсәин Әмир Абдуллахян чын ышанычлы дуслар буларак билгеле иде. Русия-Иран хезмәттәшлеген ныгытуда һәм ышанычлы партнерлыкта аларның роле бәяләп бетергесез", диде ул.

Иранның Мәскәүдәге илчелеге бинасы янында чәчәкләр
Иранның Мәскәүдәге илчелеге бинасы янында чәчәкләр

Беларус тышкы эшләр министрлыгы Минскның чын дусларының гомерләре өзелде, дип белдерде.

Европа Шурасы башлыгы Шарль Мишель шулай ук кайгы уртаклашты (моның өчен ул X челтәрендә нык тәнкыйтьләнде).

"Европа берлеге президенты Рәиси һәм тышкы эшләр министры Абдуллахян, шулай ук делегация һәм экипаж әгъзаларының боралак казасында үлеме уңаеннан кайгы уртаклаша. Безнең уйларыбыз аларның гаиләләре белән", дип язды Европа рәсмие.

Ак йорт әйтүенчә, АКШ президенты Джо Байденга фаҗига турында кыскача мәгълүмат бирелгән. Элегерәк 19 майда АКШ Дәүләт департаменты Иранда булган вакыйгаларны күзәтеп торуы турында хәбәр итте.

Русия президенты Владимир Путин һәм башка түрәләр фаҗигадән соң Иранның Мәскәүдәге илчесе Казем Җалали белән очрашкан. Илче IRNA агентлыгына белдерүенчә, Путин барлык кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә биргән һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ике очкычы белән коткаручылар җибәргән.

Кем ул Ибраһим Рәиси?

  • 63 яшьлек Ибраһим Рәиси Көнбатыш белән кырыс мөнәсәбәтләрдә торучы үтә консерваторлар вәкиле.
  • 2019 елдан Иран югары мәхкәмәсен җитәкли. Аның бу вазифага билгеләнүе Берләшкән Милләтләр Оешмасында тәнкыйтьләнде: кеше хокукларын яклаучылар Рәиси 80нче елларда илдә меңләгән сәяси тоткыннарны үтерүдә катнашты дип саный һәм аны кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепли. Рәиси хөкем карары чыгару белән идарә итүче комитеттагы дүрт вәкиленең берсе иде.
  • Рәиси Иран президенты вазифасына 2021 елда кереште. Сайлаудан соң ул "әхлак" турында кануннарны кырыслатырга кушты, хакимияткә каршы протестларны бастыру белән җитәкчелек итте. Ул берничә тапкыр Русиягә дә килде, шул исәптән Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң да.
  • Русия Ираннан корал, аерым алганда дроннар сатып алып, аларны Украинага һөҗүм өчен куллана.
  • 2019 елдан Рәиси АКШ санкцияләре исемлегендә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG