Иранның Нуш Абад шәһәре шыгыйлары Гашура уңаеннан Тазия тамашасы оештырды. 13-14 ноябрьдә шыгыйлар 680 елда Кербала шәһәре янында Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Хөсәин имамның Йазид хәлиф гаскәре тарафыннан үтерелүен искә алды.
Гашура уңаеннан Иранда Тазия тамашасы
1
Иранның Нуш Абад шәһәрендә Тазия тамашасында катнашучы шыгыйлар Гайсә пәйгамбәрне һәм аның тарафдарларын сурәтли.
2
Мөхәммәт пәйгамбәрнең оныгы Хөсәин имамны сурәтләүчене киендерү.
3
Тамашада Хөсәин имамның дошманнарын сурәтләүчеләр.
4
Тазия тамашасында барабаннар.
5
Тәмуг фәрештәсен сурәтләүче
6
Актер Али Агазадә Хөсәин имам ролендә сугыш кырына керә.
7
Тазия тамашасында фәрештә булып киенгән кыз.
8
Җен ролен башкаручы малай карага буяла.
9
Тамашада Хөсәин имам ролен башкаручы Али Агазадә бер бала белән.
10
Кызлар Хөсәин имам тарафдарлары ролен башкарырга әзерләнә.
11
Тазия тамашасында катнашучы хатын-кызлар.
12
Тазия тамашасына плакатлар тотып чыгучы балалар.
13
Тамашада җен ролен башкаручылар җеннәр патшасы Зәфәр җенне күтәргән.
14
Тазия тамашасында җен ролен башкаручы малайлар.