Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда оппозиция янә протест уздырды


Бүген Иранда АКШ илчелегенең басып алынуының 30 еллыгы билгеләнде. Әлеге чаралар вакытында илдәге оппозиция тарафдарлары да үз чараларын уздырды.

Моннан 30 ел элек Американ илчелегенең басып алынуы Иран инкыйлабыннан бирле илдәге иң зур сәяси низаг буларак телгә алына.

Бүген әлеге вакыйганы искә алу уңаеннан илдә төрле чаралар узды. Америкага каршы булган чараларга меңләгән кешенең катнашуы белдерелә.

Тәһранда Америкага каршы төрле чаралар узганда, оппозиция тарафдарлары да Әхмәдиниҗат президентлыгына каршы үз протест чараларын уздырды. Ләкин протест вакытында полиция белән оппозиция тарафдарлары арасында бәрелешләр булып алды.

Вакыйганы күргән кешеләр полициянең, "диктаторлыкка үлем" дигән шигарьләр кычкырган кешеләрне күз яше чыгара торган газ белән кууын әйтте.

"Таш ыргыткан халыкны полиция күз яше чыгара торган газлар белән куды. Күп кеше яраланган иде, алар арасында үлгәннәр булгандырмы белмим. Яшьме, картмы булуына карап тормыйча, "басиҗ көчләре" таяклар белән халыкка бәрә иде", ди чарада катнашкан иранлы бер хатын-кыз.

Протестчылар арасында оппозиция намзәте Мәһди Карруби дә бар иде. Шәһәр мәйданына кадәр йөрергә теләгән Каррубине полиция юлда туктатты. Чарада катнашкан Каррубиның улы, оппозиция башлыкларының ике сакчысы яралануын әйтте.

"Полиция көчләре күз яше чыгара торган газны туп туры Карруби һәм аның тарафдарларына таба сиптердt. Шунда ике сакчы яраланды һәм алар хастәханәгә озатылды", диде ул.

"Русия илчелеге шымчылар оясы"

АКШ илчелеге тирәсендә исә Америкага каршы чаралар үтте. Америкага каршы шигарьләр тоткан халык, дәүләт рәсмиләренең "шпионнар оясы" дип атап, АКШ илчелегенә янына килде.

Шәһәрнең башка бер өлешендә җыелган бер оппозиция төркеме, президент сайлавында Әхмәдиниҗатны яклаган өчен Русиягә каршы шигарьләр кычкырды.

Аларның чыгышы да американ илчелеге алдында яңгыраган шигарьләргә җавап иде.

Алар "Русия илчелеге шымчылар оясы" дип кычкырды.

12 июньдә узган президент сайлавында хәрәмләшүләр булуын алга сөргән оппозиция Әхмәдиниҗатның икенче тапкыр президент итеп сайлануына зур ризасызлык белдерә. Бу уңайдан оппозиция сайлаудан соң, күп тапкыр каршылык чаралары уздырды. Хакимият аларның бу адымын көч кулланып туктатырга тырышса да, Әхмәдиниҗатка каршы протестлар тынмый.

Аларның иң соңгысы сентябрь аенда булды. Фәлестиннәргә якташлык уңаеннан узган Кoдес көнендә, оппозиция тарафдарлары башкала Тәһран һәм башка шәһәрләрдә зур каршылык чаралары уздырды.

Әхмәдиниҗатның президент итеп сайлануына каршылык чараларында 30дан артык кеше үлде, меңләгән кеше кулга алынды. 200гә якын оппозиция тарафдарының әле дә төрмәдә тотылуы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG