Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран урамнарында тарафдар ярышы


Иранда президент сайлавына санаулы көннәр калганда, башкала урамнарында тарафдарлар бер-берсенә гаепләр ташлады.

Сайлау алды чараларында тарафдарлар бер үк мәйданда йөзгә-йөз очрашты. Тарафдарлар икенче тарафның нәмзәтенә каршы сүзләр кычкырып, шигарьләр күтәрсә дә, сүз көрәше каршылык чыкмыйча тукталды.

12 июньдә Иранда узачак парламент сайлавында төп көрәш ике нәмзәт арасында бара. Берсе - азәри асыллы реформачы Хөсәен Мөсәви һәм икенче мөддәткә кабат сайланырга өметләнгән хәзерге президент Әхмәдиниҗат.

Хөкүмәткә ачыктан-ачык тәнкыйть

Моннан 4 ел элек булган сайлауда реформачы тарафдарлары Иран урамнарында бик күренмәгән иде. Бу хәл хәзерге президент Әхмәдиҗатның ул вакытта җиңел генә сайлануын үзенчә аңлата.

Тарафдарларның кара-каршы очрашып бер-берсенә сүз ташлавы Иранда шактый зур көчкә ия. Бу хәл дини җитәкче Аятулла Хамәнәидә ризасызлык тудырды.

"Кешеләрнең урамнарга чыгыу бер хәл, ә тарафдарлар каршылык тудырып бер-берсенә сүз ташлаларга тиеш түгел иде", дип әйтте ул.

Вакыйганы күзәткән Мәрьям исемле тарафдар, "Азатлык" радиосының фарсы бүлегенә биргән әңгәмәсендә күргәннәрен болай аңлатты: "Кешеләр Әхмәдиниҗат хөкүмәтен ачыктан-ачык тәнкыйтьләп, урам буйлап киләләр иде, без аларның ялганлавына җавап кайтардык", диде.

Атом програмы

Билгеле булганча, Әхмәдиниҗат Иран атом програмын яклап килә. Сайлау алды чараларында да ул моңа каршы чыккан АКШ һәм Көнбатышны тәнкыйтьли.

Мөсәви үзе илнең атом програмын якласа да, Әхмәдиниҗат алып барган маҗаралы сәясәт илне халыкара җәмәгатьчелектән чикләвен алга сөрә.

Фикер сорашу нәтиҗәләре икеле

Сайлауга санаулы көннәр калганда, сайлау алды фикер билешүләрдә төрле нәтиҗәләр яңгырый. Кайберләре Әхмәдиниҗатның җиңүен күрсәтсә, икенчеләре Мөсавинең президент булачагын фаразлый. Белгечләр исә моның сәбәбен фикер сорашуларның бәйсез уздырылмавы белән аңлата.

"Фикер билешүне уздырган оешмалар, җыелган дөрес нәтиҗәне түгел, ә үзләре яклаган тарафның мәнфәгатенә туры килгән фикерне тарата", ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG