Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәһранда протестлар басылды


Тәһран урамнарында каршылык чаралары басыла төшкәндә, Иранның рәсми ТВ каналы протестлар вакытында кулга алынган кешеләрне күрсәтә башлады.

Полиция камерасыннан төшерелгән видеоязмада протестчыларның бомбалар белән ничек тәртип бозулары күрсәтелә.

10 көннән соң Тәһран урамнары беренче тапкыр тынычланды. Дүшәмбе көнне булган протест чараларында берничә йөз кеше катнаша алган идее. Алар күздән яшь чыгарта торган газ һәм боралаклар белән таратылды.

Рәсми мәгълуматларга караганда, чаралар башлаганнан бирле 17 кеше һәлак булган. Дәүләт радиосы протестчылар белән полиция һәм инкыйлаб сакчыларының яшьләр бүлеге арасында чыккан каршылыкта 457 кешенең кулга алынуын белдерә.

Хакимият: Халыкны чит ил мәгълүмат чаралары котырта

Дәүләт ТВ каналы кулга алынган протестчылар санын югары күрсәтә. Кулга алынган кешеләр камералар алдында гаебен таныганда, үзләренең чит ил көчләре тарафыннан котыртылуын әйтә:

"Минемчә, ВВС һәм “Америка авазы” кебек каналлардагы хәбәрләр безне мондый оятсыз гамәл кылырга этәрде", ди иранлы бер яшь кеше. Рәсми канал аның йөзең күрсәтсә дә, исемен әйтмәде.

Кулга алынган башка бер хатын-кыз да охшаш чыгыш ясады. Ул да ВВС һәм “Америка авазы”ның фарсы телендәге хәбәрләренең тәэсирендә протестларда катнашнашуын әйтә.

Йөзе ачык итеп күрсәтелмәгән бер хатын-кыз исә, сумкасында бомба ташып, урамдагы дәүләт милкенә зыян китерүен ,кешеләрнең өйләренә таш ыргытуын таный.

Протестчыларга махсус мөгамәлә

Мәхкәмә рәсмиләре кулга алынган кешеләргә махсус мөгаләмә кылыначагын әйтә. Югары мәхкәмә вәкиле Ибраһим Рәиси протестчыларга махсус мәхкәмә эше ачылачагын белдерде.

Инкыйлабчылар мәхкәмәләре ябык ишекләр артында бер генә хаким карамагында уза.

Шул ук вакытта Иран күзләү идарәсе протестларга җитәкчелек иткән кешеләрне табу өчен ватандашларны ярдәм күрсәтергә чакыра.

Хәзер хакимият протсетчыларны бөтенләй бастыру бурычын куя. Стратегия хәзер оппозиция башлыгы Хөсәен Мусавига басымнарны арттыруны максат итеп куя.

Мусавиның "Кәлимә сәбз" (Яшел сүзләр) газетасы бүген оппозиция вәкиле 25 журналистның кулга алынуын белдерде. Әйтергә кирәк, Мусавиның газетасы 10 көн элек рәсмиләр тарафыннан ябылган иде.

Оппозиция футболчылары милли такымнан куылды

Хөкүмәт тарафлы “İran Daily” исемле газет, Көньяк Корея белән булган матчта, кулларына оппозиция символы булган яшел тасмалы футболчының Иран милли такымынннан куылуын хәбәр итте.

Тасма таккан футболчыларны нинди язмыш көтүе белгесез.

Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗат, милли матчларны якыннан күзәткән футбол җанатары буларак таныла.

XS
SM
MD
LG