Accessibility links

Иран хөкүмәтендә тәүге министр ханым


Мәрзия Ваһит Дәстҗәрде
Мәрзия Ваһит Дәстҗәрде

Иранның ислам җөмһүрияте тарихында беренче тапкыр хөкүмәткә хатын-кыз министр керде. Mәҗлес калган 3 намзәтне кире какты.

Сәламәтлек министры урынына сайланган Мәрзия Ваһит Дәстҗәрде 1979 елдан бирле Иранда хөкүмәт әгъзасы итеп билгеләнгән беренче хатын-кыз булды. Мәҗлес калган ике хатын-кызның намзәтлеген исә кире какты. Фатыйма Аҗурлу социаль ярдәм министрлыгына, Сузан Кәшаварз исә мәгърифәт министрлыгына намзәт итеп күрсәтелгән иде.

Хатын-кыз хокукын кем яклар?

Ләкин журналист Фәһимә Хәзре кебек кайбер кеше хокуклары активистлары кадимче сәясәттән килгән хатын-кыз намзәтләрнең барыбер Иран хатын-кызлары хокукын үстерә алмаячагын алга сөрә:

"Бу адым Иранда беренче тапкыр хатын-кыз министр сайлануын игълан иткән Әхмәдиниҗат өчен уңай пропаганда гына була ала. Әгәр ул чыннан да хатын-кызларны кайгырта икән, үз эшен белгән кешене сайларга тиеш иде. Әле ничек идарә итүен белмәгән һәм хатын-кыз хокуклары таләпләре өчен бер ни эшли алмаган кешене сайлаудан файда юк", ди ул.

55 яшьлек Ваһид Дәстҗәрде элек хастаханәдә операция ясауда ярдәмче булган.

Министр Интерпол исемлегендә

Шулай ук Иран мәҗлесе генерал Әхмәт Ваһидине саклану министрлыгына билгеләде. Ваһиди 1994 елда Аргентинада бер яһүд үзәгенә булган бомбалы һөҗүмгә бәйләнеше булу сәбәпле, Интерпол тарафыннан эзләнә иде.

Израил һәм Аргентина Ваһидинең намзәтлеген хөеүм итеп, аның министрлыкка сайлануын һөҗүмдә корбан киткән кешеләргә хөрмәтсезлек буларак атады.

15 ел элек Аргентинада булган бомбалы һөҗүмдә 85 кеше һәлак булган иде.

Эчке эшләр министрлыгы вазыйфасына исә элек гаскәрдә эшләгән Мостафа Мөхәммәд Неҗҗар сайланды.

Кабинеттә яңа исемнәр

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат тәкъдим иткән намзәтләр исемлеге яртысы диярлек яңа кешеләрдән тора.

Ләкин Мәҗлес тәкъдим ителгән 21 намзәтнең 18-ен генә раслады.

Әхмәдиниҗат исә бушаган 3 урын өчен яңа исемнәр тәкъдим итәргә тиеш.

Яңа кабинетның Мәҗлес тарафыннан раслануы, президент Әхмәдиниҗат өчен яклау табуда мөһим сынау булып тора иде.

Әхмәдиниҗат Мәҗлес җыены алдыннан яңа кабинетның Мәҗлес белән якыннан хезмәттәшлек итәчәген вәгъдә итте.

Хөкүмәт һәм аның планнары турындагы сөйләшүләр узган атна ахырында гына башланды. 12 июньда узган сайлаудан соң илдә киеренкелек шактый арткан иде.

Иран президенты 5 көн дәвам иткән сөйләшүләрне илдәге "төпле демократиянең" чагылышы дип атады.

Әхмәдиниҗатның 2005 елда төзегән беренче хөкүмәте дүртенче тәкъдимнән соң гына кабул ителгән иде.

Иран дәүләт радиосы яңа хөкүмәт утырышының якшәмбедә булачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG