БМО качаклар идарәсе белдерүенчә, узган бер атна эчендә генә дә Сүриядән Гыйрактагы Көрд автоном төбәгенә 30 меңләп көрд качкан. Качакларның күпчелеге Сүрия хөкүмәтенә каршы сугышучы Әл-Нурса фронты исемле сугышчан төркемнән качуларын белдерә. Пешхабур чик капкасына килгән көрд качаклары башта рәсми теркәлү узып һуманитар ярдәм ала, аннан соң Көрд төбәгендәге качаклар лагерларына таратыла.