Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак нефтын кем идарә итә?


Гыйракта илнең җир байлыгы - нефтьне читкә сату һәм сатудан килгән керемне төбәкләр арасында бүлешү мәсьәләсе әле дә чишелә алмаган низаг булып тора.

2003 елда Саддам режиме җимерелгәннән бирле, Гыйракта Көрд төбәге хөкүмәте белән үзәк Бәгъдад арасында, төбәктән чыккан нефтьне чит ил ширкәтләренә сатуда "кемнең" җаваплы булачагы һәм керемнәрне бүлешү мәсьәләсе хәл ителә алмый.

Төбәктәге нефтьне Төркиянең Җәйһан нефть үткәргече аша дөнья базарына чыгару мәсьәләсендә соңгы арада ике хөкүмәт уртак фикергә килә алды. Июнь аеннан башлап дөнья базарына көненә 60 мең мичкә нефть сату планлаштырыла. Әлбәттә бу хәбәр миллионлаган доллар акчаны нефть үткәргеч планына сарыф иткән чит ил ширкәтләре өчен сөенечле хәбәр.

Ләкин төбәк нефтьте Җәйһанга Гырак "дәүләт" нефть үткәргече аша тоташтырылачак. Шул исәптән Бәгъдад хөкүмәте үз шартын әйтеп куйды.

Үткәргеч дәүләтнеке - керем дә

Нефть министры Хөсәен Шаһрәстани дәүләт нефть үткәргече аша кудырылган нефтьттән кергән акчаның, илнең гомум нефть кеременең бер үлеше буларак саналачагын белдерде. Бу төбәк нефтьтеннән булган керемнен турыдан-туры үзәк дәүләт казнасына керәчәген аңлата.

Шаһрәстани шулай ук, төбәк хакимиятенең дәүләт казнасына кергән нефть акчасын үзенеке итеп куллана алмаячагы турында да кисәтте. Моның аша Бәгъдад хакимияте төбәкнең нефть экспортын үз кулында тотарга җыена.

"Уртак килешү юк"

Лондонда урнашкан глобаль энергия чыганакларын өйрәнү үзәгендә Гыйрак нефтьте мәсьәләсен махсус анализлаган галим Манучер Такин, ике хөкүмәт арасында нефть мәсьәләсен чишү юлында уртак килешу булмавын әйтә:

"Гыйрак нефть министры Хөсәен Шаһрәстани берничә ай элек ясаган чыгышында, Төньяк Көрд хөкүмәтенең 2007 елга кадәр үз төбәкнең үз башына чит ил ширкәтләре белән ясаган икеле килешүләргә кагылмаячагын, ләкин бу тарихтан соңгы килешүләрнең инде кануни булмавын әйтте. Шул исәптән керемнәр һәм чит ил нефть ширкәтләре белән рәсми килешү булдыру мәсьәләсе әле рәсми төстә чишелә алмаган. Ә Көрд хакимияте исә, сүздә керемнәр үзәк казнага китсә дә, төбәкнең өлеше үзенә кайтарылачак дип белдерә", диде ул.

Шартлар каралмаган

Бу хакта конституциядә махсус язылган канунлар булмавы каршылыкларга нигез тудыра. Бу мәсьәләне хәл итү өчен барлык шартлар һәм вәкаләтләрне ачык иттереп билгеләп, канун кабул итү шарт. Парламентта инде бу хакта күп фикер алышу булса да, аны гамәлгә ашыру өчен башта реферандум уздыру шарты эшне тагын да катлауландыра.

Нефтьтән кергән акчаның төбәкләр арасында үзара тигез итеп бүлешү турындагы канун чыгарудан да авыррак мәсьәлә бар. Ул да булса - нефтькә бай шәһәрләрне бүлешү мәсьәләсе.

Нефтькә бай шәһәрләр язмышы

Бигрәк тә этник яктан төрле булган шәһәрләрнең кайсы төбәккә кушылуы мәсьәләсе кайнар бәхәскә әйләнә. Нефтькә бай Кәркүк шәһәре шундыйларның берсе.

Көрд төбәге хакимияте бу шәһәрдә яшәгән күпчелек халыкның көрд булуын алга сөрә һәм үз төбәгенә кушылуын тели. Ә Бәгъдад хакимияте исә шәһәрнең күпмилләтле булу сәбәпле, үзәк хөкүмәткә кушылу кирәклеген белдерә. Бу әлбәттә шәһәрнең киләчәген үз дилбегәсенә тартырга тырышкан Төньяк Көрд һәм үзәк хөкүмәт арасында каршылык тудыра.
XS
SM
MD
LG