Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш Европада "урыс" мафиясе


Көнбатыш Европада оешкан җинаятьчелектә гаепләнеп 80 кеше кулга алынды. Алар чыгышы белән Грузиядән булса да, Испания бу хакта сөйләгәндә, аларны совет яисә урыс мафиясе дип атый. Илдәге гади иммигрантлар моңа ризасызлык белдерә.

Мария Шкуйрница Испаниягә 12 ел элек Украинадан күчеп килгән. Ул биредәге иммигрантлар ярдәмендә яңа тормышка тиз җайлаша. Испан телен үзләштергән. Хәзер ул җирле украин имигрантлары оешмасы башлыгы булып эшли.

Ләкин аның бу уңышлы тәҗрибәсе испан халкы арасында хәзер уңай гына кабул ителми. Илдә элекке совет илләреннән килгән кешеләргә карата ниндидер тискәре караш ныгый башлаган. Монда соңгы вакытта дөнья күргән хәбәрләр зур роль уйный.

Күптән түгел Көнбатыш Европада 80 кеше "оештырылган җинаятьчелектә" гаепләнеп кулга алынды. Аларның күпчелеге чыгышы белән Грузиядән булуы мәгълүм булды. Шулай да матбугатта җинаятьчелек белән шөгыльләнгән бу кешеләрнең күпчелеге гомумән элекке совет илләре иммигрантлары булуы турында хәбәр ителә.

Бу совет илләреннән килгән гади иммигрантларны уңайсыз хәлдә калдырды.

Чөнки ирексездән аларга карата шик һәм шөбһә көннән-көн арта бара.

Көнчыгыш иммигрантлары һәм җинaятьчелек

Күптән түгел Украина иммигрантлар оешмасы "Обериг" исемле бер телетапшыруга чакырылган. Максат - илдәге иммигрантлар тормышы турында сөйләшү. Ләкин программада тапшыруны алып баручы оешма турында таныштырып узганнан соң, шушы хәбәрләргә тукталып уза. Ягъни талау-урлау очраклары һәм анда элекке совет илләреннән килгән кешеләрнең катнашуы турында сүз бара.

Оешма башлыгы Мария Шкуйрница бу хәлгә зур канәгатьсезлек белдерә.

"Бик рәнҗедек, безнең оешманың хәбәрләрдә әйтелгән җинаятьчеләргә ни катнашы бар? Халыкның 99% монда бары тик эш эзләп килгән, без беркемгә зыян килүен теләмибез", диде ул.

Бер төркем кеше кылган гаеп сәбәпле, бөтен иммигрантларга карата мондый начар карашның таралуына ул ризасызлык белдерә.

"Урыс мафиясе"

Кулга алынган кешеләр чыгышы белән грузиннар булуы билгеле булды. Шулай да, испан мәгълүмат чараларында аларны телгә алганда, "урыс мафиясе" сүзен дә кыстыра башлаган.

Эш мәгълүмат чаралары белән генә чикләнми. Испан халкы, күпчелектә урыс телендә сөйләшкән украин, грузин һәм башка элекке совет иле кешеләрен барсын бергә "урыс" дип атый.

Шунысы кызык, Испания халкының 12 %тын төрле иммигрантлар тәшкил итә, шуларның өчтән бере - элекке совет илләреннән килгән халык.

Испан адвокаты Сезар Утера соңгы вакытта иммигрантлар турындагы хәбәрләр һәм аның тәэсире турында болай диде:

"Минемчә, бу төр хәбәрләр элекке совет илләреннән килгән халыкның исеменә кара якмаска тиеш. Ләкин бу хәбәрләрне күпертеп, ахырда халыкның фикеренә йогынты ясау дөрес түгел. Грузиядән килгән бер төркем кеше гаебе, элекке советлардан килгән иммигрантларга карашны үзгәртә дип әйтмәс идем. Шулай да ул тискәре тәэсир ясый ала", ди ул.
XS
SM
MD
LG