Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда "Азия иминлек саммите" җыелды


Даутоглу Пакстан тышкы эшләр министры Мәхмүт Курәши (с) һәм Әфганстан тышкы эшләр министры Залмай Расул (у) белән очрашты
Даутоглу Пакстан тышкы эшләр министры Мәхмүт Курәши (с) һәм Әфганстан тышкы эшләр министры Залмай Расул (у) белән очрашты

Азиядә хезмәттәшлекне һәм иминлекне ныгыту (CICA) һәм Евразия хезмәттәшлек җыенында Әфганстан һәм Пакстан тышкы эшләр министрлары бергә очрашты. Ике көнлек җыенда көн үзәк тема - Азиядә иминлек һәм Газзә ярдәм көймәсенә булган һөҗүм.

Газзә сызыгына ярдәм илткән Төркия көймәсенең Израил тарафыннан туктатылуы һәм 9 кешенең үтерелүеннән соң, Төркия халыкара дипломатияне ныгыта. Төркиядә бүген берничә зур җыен башлана. Очрашу өчен Азия һәм Якын көнчыгыш илләреннән күп санда югары рәсми Истанбулга килде.

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының "Азия" варианты буларак аталган Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасында катнашу өчен Русия премьер-министры Владимир Путин белән Иран башлыгы Мәхмүт Әхмәдиниҗат Төркиягә килә.

Җыенда шулай ук Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев, Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән бергә Фәләстин идарәсе башлыгы Мәхмүт Аббас та катнашыр дип көтелә.

CICA - Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы

Казакъстан җитәкчелегендә 1999 елда башланган Азиядә иминлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту оешмасы җыены төбәктә һәм дөньяда тынычлык һәм тотрыклык урнашуын максатын куя. Җыенны башыннан ук яклаган Төркия быел беренче тапкыр әлеге җыенга җитәкчелек итә. Җыенда Русия, Иран, Әфганстан, Казакъстан, Мисыр, Израил, Фәләстин идарәсе һәм Көньяк Корея илләре вәкилләре катнаша.

Әле дә үзара каршылыклар дәвам иткән (Пакстан-Һиндстан кебек) кайбер илләрнең бер өстәл артында җыелуы игътибарны җәлеп итә. Белгечләр бу күренешне җитешсезлек түгел, киресенчә, оешманың чын куәте дип атый.

Җыенга шулай ук халыкара зур оешма вәкилләре дә катнаша.

20 илнең вәкилләре катнашкан җыенда күбрәк Газзә ярдәм көймәләренә булган һөҗүм һәм Иранның атом програмына игътибар юнәлдерелер дип исәпләнә.

Күптән түгел Бразилия белән Төркия Иранның атом програмы сәбәпле көнбатыш илләре белән низагны чишү өчен махсус тәкъдим ясалган иде.

Җыенда әлеге планга карата соңгы тәрәккыят күзәтеләчәк.

Җыенда Израилнең Анкара илчесе катнаша

Ике көн дәвам итәчәк җыенга оешмага әгъза 20 илдә сигезе дәүләт башлыгы дәрәҗәсендә, калган илләр исә министрлар дәрәҗәсендә катнаша.

Газзәгә ярдәм илткән көймәне туктату өчен һөҗүм ясаган Израил җыенга Анкарадагы илчесен җибәрә.

Фәләстиннән исә җыенда идарә башлыгы Мәхмүт Аббас катнашачак. Аббас, Израилнең ярдәм көймәсенә һөҗүмен "дәүләт терроры", дип атый.

Мәхмүт Аббас Төркиягә сәфәреннән соң АКШ башлыгы Барак Обама белән очрашу өчен Вашингтонга барачак.

Шул арада, Анкара җитәкчелегендә 2007 елда башланган, Төркия-Әфганстан һәм Пакстан арасында "Өчле җыенда" Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу Әфганстан һәм Пакстан тышкы эшләр министрлары белән бергә очрашачак.
XS
SM
MD
LG