Истанбулда шигърият бәйрәме узды
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды. Ул татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланды. Анда 40тан артык кеше җыелды, алар арасында балалар да күп иде.

21
Өй түрендә — Тукай рәсеме, йорт шулай ук Татарстан байраклары төсендәге шарлар белән бизәлгән иде, байраклар үзе дә бар иде, болар барысы да бәйрәм рухын көчәйтте генә.

22
Балалар өчен бәйрәм күңелле дә, файдалы да узды

23
Чарада катнашучылар күп булганга балалар идәнгә тезелеп утырып тамаша кылды. Әлеге мизгелдә алар бер-берсен уздырып "Кем ул Тукай?" дигән сорауларга җавап бирә.