Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил фәләстиннең 90 тоткынын азат итте


Израил 69 хатын-кызны, 12 ир-атны, сигез үсмерне һәм бер балигъ булмаган кызны иреккә чыгарган диелә. Бу тоткыннарның 2023 елның 7 октябреннән соң, нигездә социаль челтәрләрдә израилләргә каршы көч кулланырга чакырган өчен тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

Израил 90 фәләстин тоткынын азат итте. Бу Израил белән ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы оешма дип табылган) арасында төзелгән Газзә сызыгында атышны вакытлыча туктату турындагы килешү кысаларында башкарылды. Бу хакта Израилнең төрмәләр хезмәтенә сылтама белән Times of Israel белән Reuters җиткерә.

Азат итәр алдыннан Израилнең иминлек көчләре һәм Кызыл Хач вәкилләре һәр тоткынның шәхесен тикшергән, алар медицина тикшеренүе үткән.

AFP агентлыгы язуынча, Бейтуниядәге Офер хәрби төрмәсеннән ерак булмаган урынга кешеләр җыелган, алар азат ителгән тоткыннар утыра торган автобусларны алкышлап каршы алган. Израил 69 хатын-кызны, 12 ир-атны, сигез үсмерне һәм бер балигъ булмаган кызны иреккә чыгарган. Шуларның 78е — Иордан елгасының Көнбатыш ярыннан, 12се — Көнчыгыш Иерусалимнан.

Бу тоткыннарның 2023 елның 7 октябреннән соң, нигездә социаль челтәрләрдә израилләргә каршы көч кулланырга чакырган өчен тоткарлануы хәбәр ителгән иде.

Килешү кысаларында бер көн алданрак ХӘМӘС 2023 елның 7 октябрендә Израилдә тотык итеп алган өч кеше азат ителде. Бу — 24 яшьлек Роми Гонен, 28 яшьлек Эмили Теила Дамари һәм 31 яшьлек Дорон Штейнбрехер.

ХӘМӘС тотыкларны Кызыл Хач халыкара комитеты вәкилләренә тапшырды. Алар инде Израилгә китерелгән һәм гаиләләре белән күрешкән. Бер елдан артык ХӘМӘС кулында булган һәм иреккә чыккан тотыкларны сәламләү өчен Израилдә кешеләр урамнарга чыкты.

Атышны туктату һәм тотыкларны азат итү турындагы килешүләр Катар, АКШ һәм Мисыр ардашчылыгы белән төзелде. Бу килешү берничә этаптан тора. Беренче этап 42 көн дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә фәләстин төркеме 33 тотыкны азат итәргә, ә Израил Газзә сызыгыннан гаскәрләрен чыгара башларга тиеш.

  • Израил Газзәдәге хәрби операциясен 2023 елның 7 октябрендә башлады. Бу ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүменә җавап булды. Газзәдәге күпчелек торак пунктлар җимерелде, йөзләгән мең кеше өйләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды, дистәләгән мең кеше үлде яки яраланды.
  • ХӘМӘС Израилгә һөҗүм иткәндә 250 кешене тотык итеп алган иде.Хәзергә булган белешмәләргә күрә, Газзәдә 99 кеше тотык булып кала бирә, аларның кайберләре үлгән булуы бар.
  • Израил Газзә сызыгында атышны туктату турында 19 гыйнварда, җирле вакыт белән 11:15 сәгатьтә игълан итте.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG