Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җамала төрки мәдәнияткә керткән өлеше өчен бүләкләнде


Кырымтатар җырчысы Җамала
Кырымтатар җырчысы Җамала

Җырчы Төркиянең бөтендөнья төрки хатын-кызлар берлеге төрки музыкага керткән зур өлеше өчен бүләкләгән диелә.

Бу хакта Җамала үзенең Facebook битендә хәбәр итте.

Җиңүгә аның күптән түгел "Qırım" альбомы чыгуы нигез булган. Анда берничә кырымтатар халык җыры тәкъдим ителә.

Бүләкләү тантанасы Истанбулда узды. Бүләкне җырчының Төркиядә яшәүче апасы алган. Җамала үзе видеомөрәҗәгать яздырып рәхмәтен белдергән.

"Төркиянең бөтендөнья хатын-кызлар берлегенә минем иҗатымны күзәткәнегез өчен рәхмәт. Йөрәгебезнең бер ягы шатлык белән тулы булса да, икенчесе ягы һәрвакыт сыкрый. Беркайчан да җиңел булмады, әмма мин барыбер үз юлымны дәвам итәм һәм бары тик яхшылыкның җиңүгә ирешәчәгенә ышанам", — дип язган Җамала.

Җырчы кырымтатар мәдәниятен баету эшен алга таба да дәвам итәчәген ышандырды.

Күптән түгел Русия Эчке эшләр министрлыгы Җамаланы эзләүгә биргән иде. Аңа кадәр Русия мәхкәмәсе аны читтән торып кулга алу турында белдерде.

Җырчы 2022 елның 4 апрелендә үзенең Instagram битендә Русия хәрбиләренең Буча, Ирпень, Гостомельдә хатын-кызларны көчләве, андагы кешеләрне, балаларны күңел ачкан өчен атулары турында язып чыккан иде. Русия хакимиятләре моны Русия армиясе турында "фейк" тарату дип тамгалады.

Үзенең читтән торып кулга алынуы турында җырчы очраклы һәм соң белгән.

"Ни өчен нәкъ мин дип уйладым. Без бит барлык украиннар постлар язабыз, йөрибез, җыябыз, сөйләшәбез һәм мөмкин булганның барысын да эшлибез. Бәлки, аларны минем кешеләргә йогынты ясый алуым, киң география, төрле музыкаль платформаларда булуым куркытадыр", — дип уртаклашты артист.

  • Күптән түгел Җамала Spotify стриминг платформасының EQUAL проектының иң популяр өч башкаручысы исемлегенә керде. Март аенда ул бу проектның амбассадоры булды. EQUAL проекты музыка өлкәсендә хатын-кызларның үз хокуклары өчен көрәшенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
  • 2016 елда Җамала Евровидение бәйгесендә Украина исеменнән чыгыш ясап, кырымтатар сөргене турында җыр башкарып җиңү яулады. Җырчы Кырымның Русия тарафыннан басып алынуын даими рәвештә хөкем итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG